Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бездә яңа фотоконкурс - "Кунак ашы"

Татарлар - бик кунакчыл халык. Кунак килә дип, халкыбыз табынга иң тәмле, иң затлы ризыгын әзерләгән, матур кием кигән. Кунакны ачык йөз белән каршы алган, түргә утыртып сыйлаган.

Еллар үтсә дә, гореф-гадәт үзгәрми. Сез кунакларны нәрсә белән сыйлыйсыз, ничек кунак итәсез? Шул хакта безгә дә язып җибәрегез әле. Кунак килгәндә яратып әзерли торган затлы ризык рецептын да (фотосы белән) җибәрергә онытмагыз. Фотоконкурсның төп шарты - әлеге сыйны тотып төшкән фото кирәк. Үзегез белән дә танышырбыз! Әлеге рецептлар "Авыл утлары" газетасының "Аш-су" рубрикасында урын алачак. Ә җиңүчене тавыш бирү юлы белән сайлыйбыз. Бәйгегә старт бирелде! Ягез, кем кыюрак? Кем оста?!

Фотоларны Матбугат үзәгенең электрон почтасына юллагыз:muslimau@rambler.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X