Бездә яңа бәйге: "Әби, бабайлы - бәхетле!"
Өлкәннәр декадасы башлану белән һәркем әби-бабасына аеруча зур игътибар, хөрмәт күрсәтә. Мөслим матбугат үзәге сезнең әби-бабаларыгыз белән танышырга, аларны дөньяга танытырга булды. "Әби, бабайлы - бәхетле!" дип исемләнгән яңа фотоконкурска без сезнең иң яраткан кешеләрегез - әби-бабаларыгыз белән төшкән фотоларны кабул итәбез.
Бәйгегә старт 25 сентябрь көнне бирелде. Фотоларны 1 октябрьгә кадәр кабул итәбез. Шуннан соң тавыш бирү старт алачак. Фотоларны Матбугат үзәгенең электрон почтасына ( muslimau@rambler.ru) яки ВКонтакте социаль челтәрдәге "Без мөслимлеләр! Мы муслюмовцы!" төркеменә юллагыз. Гадел конкурсантлар арасында иң күп тавыш җыйган кеше төп приз - спонсорыбыз Энҗе Салихованың сертификатына лаек булачак. Матбугат үзәге әби-бабайларга да махсус бүләк әзерли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев