Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бездә шундый хәлләр бар

– “Өлкән кешене ихтирам итү булырга тиеш” дигән сүзләр сүздә генә кала.

Раушания ВИНОГРАДОВА, Крәш. Шуран:

– “Өлкән кешене ихтирам итү булырга тиеш” дигән сүзләр сүздә генә кала. Әнкәем Мөсәббиха Шәфигуллина – 1930 елгы, 14 яшеннән колхозда эшли башлый. Сугыш чорында эшкә яраклы һәркем фронт өчен көчен кызганмаган. Шундый авыр чор үткән кешене санга сукмау әрнетә. Өлкәннәр көнендә икенче ел инде әнкәем “Туган як” агрофирмасының күчтәнәч пакетыннан мәхрүм кала. Агрофирмага мөрәҗәгать иткәч, аның балалар бакчасында эшләвен сәбәп иттеләр. Чыннан да, авыру сәбәпле, соңгы елларда балалар бакчасында эшләгән иде, ләкин колхоз эшен ташламады, лаеклы ялга “Татарстан” колхозыннан китте. Авыл җирлеге башлыгына да, ветераннар советы рәисенә дә бу хакта әйткән булды, әмма нәтиҗәсе юк. Аллаһ боерса, озакламый әнкәйгә 90 яшь тула. Боларны мохтаҗлыктан түгел, җан әрнегәнгә язам. Күршеләре пакет алгач, күңеле әрнеде әнкәйнең. Моңа кадәр аңа да бирделәр. Хәзер нәрсә үзгәрде икән?! Шушы сорауга җавап табасы иде.

Гөлназ ӘБҮЛӘЕСОВА, Исәнсеф:

– Исәнсеф авылындагы “Ләйсән” балалар бакчасында унбиш ел пешекче булып эшләдем. Коллектив бик тату һәм бердәм булды. Башта аны Нәйрә Илдарханова җитәкләде. Ул таләпчән, төгәл һәм бөтен җаваплылыкны үз өстенә ала иде. Ул чакларда без әле яшьләр. Без дигәннәребез – тәрбияче Гөлназ Хәбибуллина, тәрбияче ярдәмчесе Лүзия Закирова һәм ашарга пешерүче Гөлназ Әбүләесова. Тәрбияче Гөлназ балалар белән яратып шөгыльләнде. Биш минут вакытын да бушка уздырмады. Бәйрәмнәр дә матур уза иде, анда барыбыз да катнаштык. Ул елларда балалар күп, бакча гөрләп эшләде. Нәйрә апабыз лаеклы ялга чыккач, бакча мөдире булып Диния Миркасыймова килде. Аның белән дә бер гаилә кебек булдык. Төрле бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннар алдык. Бакчаның уен мәйданчыгын гөл итеп тоттык, чәчәкләр үстердек. Советлар Союзы Герое Гыймазетдин Вәҗетдинов һәйкәленә шефлык иттек. Әнә шулай гөрләп торган бакча, балалар булмау сәбәпле, ябылды. Аның бинасын әрәм-шәрәм итмичә, мәчет итеп үзгәртсәләр, бик әйбәт булыр иде.

Зинфира МАННАПОВА, Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы:

– Дүшәмбе көнне Иске Вәрәш авылы клубында авыл җыены үтте. Анда район башлыгы урынбсары Азат Әхмәтҗанов, авыл халкы һәм депутатлар катнашты. Җыенда 2020 елда үзара салым җыю турында фикер алыштык һәм салым акчасына башкарыласы эшләрне билгеләдек. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Иске Вәрәш һәм Вәрәшбаш авылларында яшәүче инвалидларның өйләрендә йөреп чыктык. Аларга күчтәнәчләр өләшенде һәм авыл үзешчәннәре, мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән концерт номерлары күрсәтелде. Җирле депутатлар үзләренә беркетелгән инвалидларның хәлләрен даими белешеп торалар, күчтәнәчләрне дә бергәләп өләштек. Ункөнлек кысаларында Вәрәшбаш авыл клубында ярминкә оештырылды. Анда мәктәп, балалар бакчасы һәм авыл советы хезмәткәрләре катнашты. Ярминкәдән кергән акча инвалидларга бүлеп бирелде.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев