Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бездә шундый хәлләр бар

Мәктәпкә яратып йөри, теләп бара, әмма өй эшләрен елый-елый эшлибез.

Ләйсән Әхмәтова,
Мөслим:
– Кызым 1 сыйныфка укырга керде. Мәктәпкә яратып йөри, теләп бара, әмма өй эшләрен елый-елый эшлибез. Кызым татарча текстларны авыр ятлый. Әле Мөслим кагыйдәләрен өйрәнәбез. Һәр кагыйдәнең мәгънәсен аңлатырга, русчага тәрҗемә итәргә туры килә. 1 сыйныф кына булуга карамастан, проект эшләргә кушканнар. 1 сыйныф баласы эшли алмый бит инде аны, мин эшлим. Гомумән, өй эшләрен бергәләп эшлибез, дәресләрне бергә әзерлибез. Танышлар: “Башлангыч сыйныфларда шулай инде. Аннан әкренләп үзе өйрәнә ул”, – дип юата. Баладан бигрәк, миңа авыр бирелә бу мәктәп тормышы. Кызым белән бергә мин дә мәктәптә укыйм. “Бәләкәй чакта мин дә шулай булдыммы икән?” – дигән уйлар килә башлады. Ярый, миңа берәү генә ул, ә укытучылар бит тулы бер класс белән эшли! 20-25 баланы укырга, язарга, парта арасында тыныч кына утырырга өйрәтергә кирәк бит! Әти-әниләргә һәм укытучыларга Алла ярдәм бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев