Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бездә шундый хәлләр бар

Очрашуны оештырган һәм безне чакырганнары өчен туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләренә рәхмәтебезне җиткерәбез.

Алия Солтанова, 
Мөслим гимназиясенең 8б сыйныфы укучысы:
– Туган якны өйрәнү музеенда “Сугыш хатын-кыз өчен түгел...” республика проекты кысаларында сугыш чоры баласы Бәһиҗә апа Баһауова белән очрашуда катнаштык. Бәһиҗә апаның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул минем бабамның авылдашы да икән. Авыр чорлар турында сөйләгәндә Иске Вәрәш авылында яшәгән Марс бабамның бәләкәй чагын күз алдымнан үткәрдем.
Бәһиҗә апага олыгайган көннәрендә сугыш узган җирләрдә булырга туры килә. Волгоград, Ленинград, Украинада була ул. Әтисенең сугышчан юлларыннан уза. Сугыш техникасын, андагы каберлекләрне, һәйкәлләрне күрүе турында шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйләде, без аңа ияреп, виртуаль сәяхәт ясагандай булдык. Бәхиҗә апаның шәхси күргәзмәсе белән дә таныштык. Мин мондый очрашуларны бик кирәк дип саныйм. Өлкәннәрнең истәлекләре безне күп нәрсәләргә өйрәтә. Очрашуны оештырган һәм безне чакырганнары өчен туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләренә рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев