Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бездә шундый хәлләр бар. Динәхлак дәресләре уза

Мөслимнән үк килүче Муса хәзрәт Шамилов дәресләр башланыр алдыннан укучылар белән очраша, вәгазь сөйли, әңгәмәләр үткәрә.

Гөлнур ХӨРМӘЕВА, Тат. Бүләр урта мәктәбе укытучысы: 
– Берничә ел рәттән Тат. Бүләр урта мәктәбендә динәхлак дәресләре үтә. Дәресләргә, авылыбыздан гына түгел, күрше авыллардан да дини белем алырга теләгән һәркем йөри ала. Мөслимнән үк килүче Муса хәзрәт Шамилов дәресләр башланыр алдыннан укучылар белән очраша, вәгазь сөйли, әңгәмәләр үткәрә. Укучылар дөньяви белем өстенә дин тарихы, әдәп-әхлак кагыйдәләре турында бик күп өстәмә мәгълүмат алалар. Аерым бер темага сөйләшүләр тәмамланганнан соң, балалар белән викторина уздырыла. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр ала. Муса хәзрәт һәм мәктәп дирекциясе белән бергәләп оештырылган спорт ярышлары да бик күңелле уза. Узган уку елы ахырында укучыларыбыз Мөслимгә экскурсиягә дә барды. Туган як музее, Җәмигъ мәчете балаларда бик матур тәэсирләр калдырган иде. Бу уку елында да оештырылды экскурсия. Балалар Мөслимнең өч мәчете белән дә таныштылар. Җәмигъ мәчетенең уку бүлмәләрендә, музеенда булганнан соң, Муса хәзрәт белән әңгәмә кордылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Мөслим урамнарының матурлыгына сокланып, “Мөслимлеләр кагыйдәләре” белән танышып йөрделәр.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев