Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бездә халык – бердәм!”

Баланлы авыл җирлеге Баланлы, Шуганка, Чия Түбә авылларын үз эченә ала.

Баланлының тарихына күз салсак, бирегә иң бе­ренче булып Мәкәр исем­ле керәшен килеп утырган. Авылда шул исемдәге кое да бар хәтта! “Керәшен авылы булмасын” дип, Тат.Шуган авылыннан берничә гаилә күченеп килгән дә, Мәкәрне куып җибәргән. Авылның “Баланлы” дип аталуы юк­тан түгел. Биредә күп бу­лып балан агачлары үскән. Халыкның җирлеккә балан куакларын төпләп урнашу­лары да билгеле.

Бүген җирлектә 630 кеше гомер кичерә. Башка бик күп авыллардагы кебек, авыл халкының күпчелеген өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә.

– Яшьләр хәзер авылда ка­луны кулай санамый. Югыйсә, “яшим” дигән кешегә авылда да эш урыннары юк түгел. Шуган­ка почта бүлекчәсенә җитәкче һәм шушы авылның фельдшер- акушерлык пунктына фель­дшер кирәк. Баланлы фель­дшеры Ландыш Гайсина бөтен авылларга да җитешә алмый, – ди Баланлы авыл җирлеге баш­лыгы Илүсә Исламова.

Баланлы авыл җирлегендә үзара салымны һәр кешедән 700 сум җыйганнар. Быел да шушы күләмдә җыярга булган­нар. Җыелган акчага Шуганка­да элек мәктәп булып хезмәт иткән бинаның керү өлешенә ремонт ясалган. Мәктәп эшләми.

Бу бина балалар бакчасы, авыл клубы, китапханә, почта бүлекчәсе, фельдшер-акушер­лык пунктын бер түбә астына җыйган.

– Җирлегебездә яшәү өчен бөтен шартлар да бар. Нинди генә чара булмасын, авыл хал­кы дәррәү кубып эшләргә яра­та. Яңалыкларны җиткерергә ватсап-төркемебез бар. Соци­аль челтәрләрдә “Баланлы ба­ланнары” дигән төркем эшли. Зиратта өмә үткәргәндә дә, бәйрәмнәр, төрле чаралар оеш­тырганда да без бергә. Руслар әйтмеши, “за любой кипиш”! Җирлек башлыгының актив, дәртле һәм тиктормас булуы безгә дә күчкәндер, күрәсең. Шунысы сөенечле – Яшьләр урамында 900 метр арада юлга гравий түшәлде, урамдагы күпергә ремонт башкарылды, – ди Баланлы клубы мөдире Фәния Хафизова.

Үзара салым хисабына Шуганка авылының су баш­нясы өчен кирәкле матери­аллар сатып алганнар, аның территориясенә яңа электр үткәргечләре сузганнар. Элек эшләгән су башнясына бүген ремонт таләп ителә.

– Алдагы җәйдә башня тулы куәтенә эшли башлар һәм җәен халык суга тилмермәс, дип уй­лыйбыз, – ди җирлек башлы­гы Илүсә Исламова. – Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге белән килешү нигезендә 14 яше тул­ган балалар белән территори­яне төзекләндерү эшләре алып бардык. Дүрт яшүсмер әлеге программа нигезендә акча эшли алды.

Баланлы халкына төп мәктәп, балалар бакчасы, авыл клубы, китапханә хезмәт күрсәтә. Гаилә фермалары да үсеш алган. Рәзинә Габидулли­на, Рөстәм Йосыповның гаилә фермаларында бүген күпләп мөгезле эре терлек – савым сы­ерлары, бозаулар тәрбияләнә. Тәслимә белән Хәмит Гыйзет­диновлар, күпләп сыер асра­улары өстенә, Баланлыда үз кибетләрен дә тоталар. Халык көнкүреш товарларына һәм азык-төлеккә кытлык кичер­ми.

– Җирлектә өлкәннәргә аеруча зур игътибар бирелә. Илүсә Исламова өлкәннәр д е к а д а сы уң а е н н а н Татарстанның беренче Прези­денты Минтимер Шәймиевның туган авылы Әнәккә экскур­сия оештырды. Теләге бул­ган һәркемгә сәяхәткә бару мөмкинлеге тудырылды. “Ба­байда кунакта” музеен карап, күңелле ял итеп кайттык. Уз­ган ел авыл җирлеге баш­лыгы Чатыр Тауга алып бар­ган иде. Ел саен оештырылу­чы сәяхәтләрдән яшәреп кай­табыз, – ди, сөенеп, Шуган­ка авылында яшәүче Ришат Шәгалиев.

Җирлек халкы тырыш хезмәт белән көн күрүне яшәү рәвеше итеп сайлаган. Һәр йортта уңган апа-абыйлар яши. Чигү һәм тегү остала­ры, кош-корт асраучылар аз түгел. Шуңадыр төрле чаралар биредә зур оешканлык белән, матур үтә.

Шуганка авылында яшәүче Рифкать Юнысов – күпләп мал асраучыларның берсе. Ул авыл халкыннан сөт җыю белән дә шөгыльләнә. Рамил Әюпов кре­стьян-фермер хуҗалыгының Чия Түбә һәм Баланлы авыл­ларында зур мәйданда җир биләмәләре бар. Хуҗалыкта үстерелгән икмәк культурала­рын нигездә җирле фермерлар сатып ала. Урып-җыю сезонын­да хуҗалык авылның унлап ке­шесен эш белән тәэмин итә.

Җирлектә ел башыннан ике сабый туган. Бер егет хәрби хезмәттән кайткан, берәү армиягә киткән.

– Бе з то р мыш - көнкүрешебездән канәгать. Авылыбыз яшәсен! Җирлегебез матурлыгын саклауга һәрберебез җаваплы карасын, халык киләчәктә дә бүгенгедәй тату, бердәм булсын иде! – ди Гөлүсә Гәрәева.

Лилия Шәймиева.

Фото – Баланлы авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев