Мослим

Без яшисе җирлек, җәмәгать! Мөслимдәге чисталык турында уйлану

Тирә-юнебезнең көннән-көн чистара баруын, пакъләнүен күрү күңелле. Апрель-май дәвамында барган өмәләрнең нәтиҗәсе бу. Оешма-предприятиеләр, шәхси ихаталар, дәррәү кубып, һәркайсы үз территориясен чистарта, төзекләндерү ягын карый. Ихатадан чыккан чүп-чар каты көнкүреш калдыклары полигонына озатыла. 

       Ашаган белми, тураган белә, диләр. Җирлегебезне чистарту, төзекләндерү өчен күпме хезмәт куелуын җаваплы службалар үзләре генә беләдер. Ярый ла, хезмәтеңне бәяләсәләр. Кайвакыт җыештырган җиргә конфет кәгазен, көнбагыш пакетын яки башка чүп-чар ташлап китүчесе дә табыла. Тәмәке тартучылар булса, төпчек җыеп арыйсың. Тырмага эләкми, шул сәбәпле берәмтекләп җыярга туры килә. Тарткансың икән инде, төпчегеңне чүп савытына ташла! Каты көнкүреш калдыкларын өй борынча җыюларына карамастан, ихатасыннан чыккан чүбен, капчыкка тутырып, юл буйларында калдырып китүчеләр дә бар. Артына кулы җитмәгән андыйларны “сансыз” дими – кем дисең?!
       Соңгы берничә елда санкцияләнмәгән чүплекләрне юк итү буенча күләмле эш башкарылды. Район буенча 300дән артыграк чүплек, эттерелеп, юк ителде. Әлеге эшне башкару өчен халыктан җыелган үзара салым акчасының берникадәр өлеше тотылды. Шуңа карамастан авыл тирәләрендә чүплек ясаучылар әле һаман да бар. “Акча үзебезнеке” дип, шулай кыланалармы дисәң, ел саен чүплек эттергәнче җирлек өчен файдалырак эш башкарырга да булыр иде бит, җәмәгать! Чүпне капка төбегездән алып китәләр бит инде, югыйсә. Дөрес, агач ботаклары, чыбык-чабык кабул ителми, тик корыган ботакларны ихатада да яндырырга буладыр. Һәркемнең дә мунча миче газга көйләнмәгәндер?! Авыл кешесенең ишегалдында да калай мич утыра бит әле ул. Җәйге чорда санкцияләнмәгән чүплекләрнең яну очраклары аз булмады. Челләдә атналар буе сөрем эчендә утырган көннәрегезне хәтерлисезме? Тын алыр хәл юк: бердән, эссе, икенчедән, сөрем катыш үләксә, тирес исе. Чөнки берсе ихатадан чүбен чыгарган җиргә икенчесе үлгән тавыгын (хәтта сарык-кәҗәсен!) чыгарып ата, тиресен түгә. Кайбер затларны хайваннар белән чагыштырырга яратсак та, алар бездән тәртиплерәк: үзләре яшәгән тирәлекне чиста тоталар, нәҗесләрен күмәләр. Адәм баласы гына үзе яшәгән тирәлекне нәҗесләргә ярата, пычракка батыра. Йорт-ихата гына түгел, торак пункт тирәләре дә безнең территория, без яшисе җирлек, без сулыйсы һава, җәмәгать! 
       Шундый закончалык бар: иртәме-соңмы, һәркем кылган гамәлләре өчен җавап бирергә тиеш. Безне кочагына сыендырып, ашаткан, киендергән табигать-анабызны рәнҗеткән өчен дә бер дә бер көнне җавап тотарга туры килмәгәе. Адәм баласы ничек кенә көчле тоелмасын, бездән зуррак көчләр дә бар бит әле.
       Римма Афзалова.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: