Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без төзибез матур, яңаны (Мөслимдә барган ремонт-төзелеш эшләре турында)

Районда төзү, яңарту эшләре быел да кызу темплар белән дәвам итә. Кая карама, төзелешкә яисә төзекләндерелүче объектка тап буласың.


Аграр көллият
Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалында төзекләндерү эшләре апрель аенда гына башланып китсә дә, бүген биредә күп шактый эш башкарылды. Республика хөкүмәте төзекләндерү эшләре өчен 60 млн 500 мең сум ярдәм бүлеп бирде. Биредә Яр Чаллы шәһәренең "Евростиль" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең сигез бригада составында 40 ка якын төзүче эшли. Бинаның барлык тәрәзәләре алыштырылды, фасад өлеше җылытылып, керамогранит белән тышлана башлады. Электр, җылылык, канализация челтәрләре яңартыла. Кабинетларга яңа ишекләр куелып, барлык кабинетлар һәм бүлмәләр дә ремонтланачак. Төзүчеләр үз эшләрен төгәл һәм сыйфатлы итеп башкаралар. Бинабызның яңаруына бик шатбыз. Ремонт эшләрен башкарып чыгу өчен финанс средстволарын табуда күп көч куйган һәм эш барышын даими контрольдә тоткан район башлыгы Рамил Муллинга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә аграр көллият һөнәри белем бирүдә, эшчеләрнең профессиональ осталыгын күтәрү юнәлешендә эшләүче алдынгы үзәк булыр дип өметләнәбез", - ди филиал директоры Рәшит Кирамов.
Мөслим гимназиясе
Мөслим гимназиясендә дә яңарту эшләре киң колач белән бара. Гимназия ишек алдында волейбол һәм баскетбол, тышкы тренажер мәйданчыклары ясала. Биредә Мөслимнең "Строймус" егетләре җир тигезләү, бордюрлар кую белән мәшгуль. Районның спорт юнәлешендә эшләүче оешма егетләре каршылыклар полосасы ясаячак. Ихатада асфальт юллар яңартылып, бордюрлар куелачак һәм брусчатка җәелгән мәйданчыклар булачак. Амфитеатр һәм ял мәйданчыгы эшләү дә планлаштырыла. Бинаның тышкы ягын керамогранит белән тышлау башланган. Җирле бюджет ярдәме белән заманча итеп эшләнгән коймалар да гимназиягә үзгә бер ямь биреп торачак. Бина эчендә барлык тәрәзәләр, ишекләр алыштыру эшләре инде тәмамланып килә. Актлар залында һәм "Нептун" бассейнында да ремонт эшләре башланган.

"Миләшкәй" балалар бакчасы
"Миләшкәй" балалар бакчасындагы төзекләндерү эшләрен "Мөслим хуҗалыкара төзелеш" оешмасы эшчеләре башкара. "Ремонт өчен 18 млн 900 мең сум финанс бүленде. Әлеге суммага тәрәзәләр, ишекләр алыштыру, уен һәм бәдрәф һәм бүлмәләренә җылы идән җәю, канализация, су, җылылык системаларын алыштыру каралган. "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте тышкы якта су, канализация һәм җылылык линияләрен алыштырачак. Бүгенге көндә бина эчендә билгеләнгән бүлмәләр сүтелеп, штукатурлау эшләре башланды. Электр һәм су челтәләрен алыштыру дәвам итә. Төзекләндерү эшләреннән соң бакчабызда, балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен тагын да зуррак мөмкинлекләр туачак", - ди бакча мөдире Ләйсән Харисова.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге
Биредә капиталь ремонт эшләре узган ел ахырында башланып киткән иде. Бүгенге көндә бинада тышкы һәм эчке эшләр нигездә төгәлләнде. Тышкы якта су, канализация, җылылык челтәрләрен алыштыру тәмамланып килә. Яр Чаллы шәһәренең "Портал" җәмгыяте эшчеләре ихатаны төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләрен алып бара. Җиһазлар һәм бүлмәләргә куелучы техник аппаратуралар кайтып җиткәч, дизайнерлар бүлмәләрне бизәү, матурлау эшенә керешәчәк. "Мондый үзәк республикабызда иң яңасы һәм бердәнбер булачак. Шуңа күрә дә, биредә балаларга өстәмә белем бирү өчен яңа мөмкинлекләр ачылачак, белем бирүдә берсеннән-берсе яңа технологияләр кулланылачак" - ди үзәк директоры Илмир Яббаров.

Район үзәгендәге спорткомплекста да эшләр кызу темплар белән дәвам итә. Әлеге төзелеш хакында алдагы саннарда аерым хәбәр итәрбез. Барлык төзелеш, төзекләндерү эшләрен июль ае ахырына тәмамлау бурычы тора. Бу чорда укытучыларның август конферениясендә катнашу өчен районга республикабыздан күп кунаклар җыелачак. Димәк, кунакларны ачык йөз, баллы чәк-чәк белән генә түгел, ә тагын да төзекләнеп, яңарып каршы алачакбыз.
Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев