Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Без кичергәннәрне күрергә язмасын!”

Авылыбызның өлкән әбисе Фатыйма апа Нуретдинова – Югары Табын кызы. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 9 яшь була. Өч абыйсы ил азатлыгы өчен көрәшкә китә. Ике абыйсына кабат илгә кайту насыйп булмый. Габдрахман абыйсы гына, ут эченнән исән-сау кайтып, 95 яшенә кадәр гомер итә. 

Фатыйма сугыш чорының бөтен авырлыкларын да кичерә. Әти-әнисе бик тырыш, эшчән була, сыерларын да бетермиләр. Сыерлы кеше ул вакытта бик бирешмәгән, ач булмаган. Җәен бөтен кеше алабута, кузгалак, кәҗә сакалы ашап җан асрый. Кыш чыга алган кеше басуда калган башакларны җыя башлый, эскерт төпләреннән башак эзли. Көздән җирдә калган бәрәңгедән кәлҗәмә ясап ашыйлар. Сугыш чоры балаларының күбесе шул кәлҗәмә аркасында гына исән калгандыр да. Ул вакытларда агач, тал кисәргә дә рөхсәт булмый. Салкыннан өй тәрәзәләре бозланып ката, кием юк, мичкә дә салам ягалар. Ул саламның җылысы әллә кая бармый. Сабыйлар мич башыннан төшмәгәннәр дә диярлек.
Фатыйма,бераз үскәч, мәктәпкә бармаган көннәрдә колхозга эшкә чыга. Югары Табында – 4 классны, Түбән Табында 7 классны тәмамлый. Белем алуга омтылышы көчле була – Мөслимгә йөреп урта белем ала. Әтисе булгач, түләп укырга туры килә. Бик авыр була укулар:  аякта – чабата, өскә кияргә юк. 10 классны тәмамлаганнан соң, Казанга бухгалтерлар курсына укырга керә. Әйтүе генә ансат. Русчасы такы-токы булган авыл баласына шәһәргә чыгып китү, түләп уку бер дә җиңел булмый.
1956 елда Нарат Асты егете Зыятдинга кияүгә чыга кыз. Исәп-хисап эшен яхшы белгәч, кибеткә сатучы итеп куялар. Ул вакытта сатучылар табу бик авыр була. Магазиннар суык, товарны ат белән Мөслимнән алып кайтырга кирәк.
– Каенанама рәхмәт. Аның белән 23 ел яшәдек. Балаларымны да карашты, каралты-курадагы эшләрне башкарырга да авырыксынмады, – ди Фатыйма апа.
Алар Зыятдин абый белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Өч уллары да, яшьләре кергәч, армиядә хезмәт итә. Балалары өчен йөзе якты ананың. “Бар да тәртипле яшәделәр. Барысы да минем өчен өзелеп, хөрмәтләп яшиләр”, – ди 88 яшьлек тыл һәм хезмәт ветераны. Авылымның ак әбисе “Сугышлар булмасын, күкләребез аяз булсын. Балаларга, оныкларга без кичергәннәрне күрергә язмасын!” дип тели.

Хәсинә Галиева. 
Нарат Асты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев