Бертөркем әти-әниләр Сергиев Посадта хезмәт итүче солдатлар янына барачак
Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад шәһәрендә бүгенге көндә 16 егетебез хезмәт итә. Солдатларыбызның яшәү-көнкүрешләре, хезмәтләре белән кызыксу максатыннан район делегациясе ел да Мәскәүдә экскурсиядә булып кайта.
Матур традицияне дәвам итеп, 10 нчы март көнне дә район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары, хәрби хезмәткә чакыру буенча резервтагы хәрби комиссия рәисе Рушат Солтанов җитәкчелегендәге делегация - ТР Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы, подполковник Дажгын Гассанов, районның яшьләр белән эшләү бүлеге начальнигы Илшат Яббаров һәм бер төркем әти-әни юлга кузгалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев