Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бертөркем галимнәр Мөслимне өйрәнә

Районыбызда Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институты экспедициясе эшләде. Галимнәр 32 авылда, 400 дән артык кеше белән очрашып, халыкта сакланган мәдәни мирасны бөртекләп җыйдылар. Вакыт тарлыгына карамастан, эш бик оешкан төстә барды. Безнең әби-бабаларыбыз Сабантуй бәйрәмен, өмәләрне ничек уздырганнар? Нәрсә ашаганнар, ничек киенгәннәр? Мөслим җирлегенә генә хас нинди йолалар...

Районыбызда Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институты экспедициясе эшләде. Галимнәр 32 авылда, 400 дән артык кеше белән очрашып, халыкта сакланган мәдәни мирасны бөртекләп җыйдылар. Вакыт тарлыгына карамастан, эш бик оешкан төстә барды.

Безнең әби-бабаларыбыз Сабантуй бәйрәмен, өмәләрне ничек уздырганнар? Нәрсә ашаганнар, ничек киенгәннәр? Мөслим җирлегенә генә хас нинди йолалар бар? Институтның фольклор бүлеге хезмәткәре, филология фәннәре докторы Флера Баязитова гореф-гадәтләр, йолаларны өйрәнә.

- Сабантуй бәйрәмнәренә бүләк, йомырка җыялар иде. Хәзер йомырка җыю бетте инде. Авылда зур өмәләр үтә иде. Бер кеше өй күтәрсә, олысы-кечесе струг, мүк өмәсенә килә иде, бүрәнәләр арасына ике яклап яхшылап мүк кыстыруда балалар да, әбиләр дә катнаша иде, - дип сөйли Олы Чакмак авылыннан Фаяза Галимова. Галимә әңгәмәне бик зур игътибар белән, бөртекләп язып бара.

Институт белгечләре кулъязма мирасны җыю, саклау эшен дә алып баралар. Мәчетләрдә, шәхси кулларда сакланган кулъязмаларны өйрәнеп, аларның телен, язу рәвешен, язылу вакытын тикшерәләр. Институтның текстология бүлеге хезмәткәрләре Зөфәр Мөхәммәтшин һәм Алия Мөбарәкшина сүзләренә караганда, зур мәдрәсәләр булмаса да, халык укыган, дингә, мәгърифәткә тартылган. Табылган "Пәйгамбәрләр тарихы", гарәби хәрефләр белән язылган башка кулъязма китаплар шул хакта сөйли.

Язма ядкарьләрнең тагын бер төре - эпитафик, ягъни каберташ язмалары. Аларны экспедиция составында Венер Усманов өйрәнде. Катмыш авылы зиратында - XVIII йөз башына караган ташны, Олы Чакмак авылының Ишаннар зиратында гарәби язулы эпитафик һәйкәлләрне чистартып, укып, фотога төшереп тикшерәләр.

- Кабер ташлары фәнгә шактый күп мәгълүмат бирә. Гадәттә, зиратта укымышлы кешеләрне бер тирәгә җирләгәннәр, байлар һәм гади халык каберләре дә аерыла, - дип аңлатты В. Усманов.

Зиратларда нәсел тамгалары да сакланган. Бүген дә кабер ташларына яки аерым такталарга әлеге тамгалар сугыла икән. Казан дәүләт мәдәният университеты доценты Геннадий Макаров тамгаларга аерым игътибар юнәлтте. Ул халкыбызның моң, музыка, җыр байлыкларын өйрәнә. Бәетләр, мөнәҗәтләр, аларның сүзләре, көе, музыка уен кораллары - галим өчен барысы да мөһим.

- Скрипкада уйнаучыларны таптык. Балчыктан сыбызгы, өрмә уен кораллары ясаганнар икән җирлектә. Аларны халык әле дә хәтерли, - дип сөйләде ул.

Халкыбыз гомер-гомергә матурлыкка, гүзәллеккә омтылган. Бу татар өйләренең эчке бизәлешендә дә, тышкы нәкышендә дә чагыла. Сәнгать белгече Роза Солтанова авыл өйләрен чигү музеена әверелдерде: әбиләрдән, әниләрдән сакланган чигүле кашагалар, өстәл, карават япмалары, мендәр тышлары, сөлгеләр, пәрдәләрне корып куйгач, шундый хис туды. Мәлләтамак авылында яшәүче Люция Нуретдинованың өендәге чигүле хәзинәләр галимнәрне аеруча таң калдырды. Әлеге бизәкләрнең мәгънәсе, эчтәлеге дә гаять бай икән. Чигү үрнәкләрендәге бизәкләрдә бик борынгы заманнардан килгән элементлар да сакланган.

- Өйләрнең тышкы бизәлешендә дә тирән мәгънә ята. Татар йортларының фронтонында, төсләр сайланышында да тәңречелек чорыннан ук килгән традицияләр саклана. Мәсәлән, күчмә тормышта яшәгән борынгы бабаларыбыз тормышында төсләр аерым роль уйнаган. Бай гаиләләрдәге киез чатырларның өске өлеше - зәңгәр, асты сары төстә булган. Сары төстәге татар йортларының тәрәзә яннарын зәңгәргә буяу традициясе шул вакытлардан ук килә. Ислам дине татар мохитенә яшел төскә мәхәббәт алып килгән, - сәнгать белгече Людмила Шкляеваны тыңлаганда гадәти генә нәрсәләрнең дә тирән эчтәлеге ачыла.

Экспедиция дәверендә галимнәр дин әһелләре, музей хезмәткәрләре, укытучыларның зур ярдәмен тойдылар. Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мөслим вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов галимнәрне озатып йөрде, аларга ярдәм итте:

- Кунаклар районны яратып китте. Мөслим халкы аларны ачык йөз, тәмле тел белән каршы алды. Районыбызда бай материал җыелды. Иң сөендергәне - галимнәр зур игътибар белән, һәр табылган мирас бөртеген кадерләп, куанып эшләделәр. Халкыбызның күңел байлыклары, сандыкларында сакланган рухи хәзинәсе сокландыра, - дип тәэсирләрен бүлеште Рушат Җәүдәтович.

Бер атна эчендә генә бөтен мәдәни мирас өйрәнеп бетереп булмый, әлбәттә. Әмма җыелган материал да шактый мул булды. Экспедициядә табылган материаллар, ел ахырына кадәр анализланып, тикшерелеп бетерелсә, алдагы елларда Мөслим районы мәдәни хәзинәсенә багышланган җыентык та дөнья күрер, иншалла.

Айгөл Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама