Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөерләрне чистарту

Бөер — кеше организмының көчле био¬логик фильтры. Әмма вакыт-вакыт аның үзен дә чистартып тору зарур. Мәсәлән, та-бигый ысуллар белән.

КАРЛЫГАН

Әгәр бөердә вак ташлар яисә ком җыелган булса, карлыган белән чистарту яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен 3 аш кашыгы вакланган карлыган яфрагына ярты литр кайнар су салып, 15-20 минут тотыгыз. Ан­нары карлыган яфракларын сыгып алып ташлагыз. Шул төнәтмәне кайный башлаганчы утта тотыгыз да, 2 аш кашыгы карлыган (киптерелгән дә ярый) салып, яңадан төнәтегез. Һәм төнәтмәне, карлыганнарын ашый-ашый, яртышар стаканлап, көн дәвамында эче­гез. Бу ысул белән бөерне дәвамлы рәвештә чистар­тырга мөмкин. Файдадан тыш, бернинди зыяны бул­маячак.

АК ЧЫРШЫ МАЕ

Бөерне дару үләннәре һәм ак чыршы мае белән түбәндәгечә чистарталар. 50 г мәтрүшкә (душица) үләненә, шул ук күләмдә арыш анасы (спорыш), шал­фей һәм сары мәтрүшкә (зверобой), салып болгаты­гыз. Барлыкка килгән шул үләннәр катнашмасын җиде көнгә тигезләп бүлегез. Аннары һәр көн ике аш кашы­гы катнашмага бер стакан кайнар су салып төнәтегез һәм төнәтмәне яртышар стаканлап көнгә берничә тапкыр эчегез.

Шул процедураны яңадан биш көн дәвамында, көндезге һәм кичке аш алдыннан бишәр тамчы чыр­шы мае кушылган төнәтмә эчеп дәвам итегез. Бөердәге таш һәм ком чыршы мае белән катнашып кызгылтла­на һәм бәвелгә кушыла Шунлыктан, чистарту чорында ул нык болганчыклана.

ЫЛЫС

Бөердәге ташларны һәм комны чыгарту өчен ылыс­лы төнәтмә дә ясыйлар.

Моның өчен 15 г нарат, чыршы яисә кедр (эрбет агачы) бөресенә 0,5 л сөт салыгыз. Шуны кайный баш­лаганчы утта тотып, сөзегез. Төнәтмәне көнгә 2-3 тап­кыр яртышар стаканлап эчегез. Моннан тыш, бөерне һәм сидек куыгын ак чыршы мае ярдәмендә дә чи­стартырга мөмкин. Даруханәдән нинди дә булса си­дек кудырткыч үләннәр җыелмасы сатып алыгыз да белешмәсендә күрсәтелгәнчә төнәтмә ясагыз. Шул төнәтмәгә бер аш кашыгы бал салыгыз һәм һәр ашау алдыннан көнгә дүрт тапкыр эчегез. Бер атнадан соң шундый ук бәвел кудырткыч төнәтмәгә 5 тамчы ак чыршы мае салып болгатыгыз. Шуны ашау алдын­нан яртышар стакан эчегез. Дәвалау курсы — 5 көн. Нәтиҗәсе 3-4 көндә күренәчәк. Ике атнадан чистарту­ны кабатларга ярый.

шларны һәм комны чыгарту өчен ылыс­лы төнәтмә дә ясыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев