Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөерләрегезне саклагыз!

2006 елдан бирле март аеның икенче пәнҗешәмбесендә Дөньякүләм бөер авырулары белән көрәшү көне билгеләп үтелә. Бөергә шундый игътибар бирү бөер эшчәнлекләре җитәрлек булмаган авырулар санының үсүе аркасында барлыкка килгән.

Бөер – сидек белән күп төрле агулы матдәләрне һәм аларның метаболитларын организмнан чыгаручы иң мөһим орган. Гадәттә, бөерләр аша суда яхшы эри торган матдәләр бүленеп чыга. Кешенең канында якынча 5 литр су бар, һәм сәламәт бөерләр бу суны һәр 45 минут эчендә чистартып чыгара. 
Бөерләр кандагы минераллар белән кислоталарның күләмен һәм кан басымын билгели. Кеше тормышы өчен мөһим булган башка функцияләрне башкара. Мәсәлән, D витаминын актив төренә үзгәртәләр. Ә бу сөякләр тиешенчә үссен өчен кирәк. Бөерләр шулай ук җелектә эритроцитларны булдыруны стимуллаштыра торган эритропоэтинны эшләп чыгара. 
Бөер авырулары 
Пиелонефрит – бөерләр ялкынсынуы. Ул кискен һәм хроник формада уза. Пиелонефрит вакытында бил турында авырту, тән температурасы күтәрелү күзәтелә, еш сидертә. Аның белән күбрәк яшь һәм урта яшьтәге хатын-кызлар авырый. Авыруны барлыкка китерүче сәбәп – инфекция. Эчәк таякчыгы, протей, клебсиелла, стафилококк кебек бактерияләрнең сидек юлы системасына үтеп керүе аркасында барлыкка килә. Еш кына пиелонефрит кискен цистит авыруыннан соң да күзәтелә. Югарыда телгә алынган билгеләр күзәтелгәндә тиз арада табибка мөрәҗәгатъ итәргә кирәк. 
Нефрологик авыруларга дучар булучыларны еш кына бил тирәсендә авыртынулар, балтырлар, табаннар һәм күз төпләре шешенү, хәлсезлек, даими эчәсе килү, кече йомышның авыртулар белән килүе борчый. 
Хроник бөер җитенкерәмәве (почечная недостаточность) вакытында канда күп күләмдә шлак, сидекчә һәм башка зарарлы матдәләр тупланганлыгы беленә. Бөерләр аларны бәвел аша тышка чыгара алмый. Бу – авыруның соңгы стадиясе. Тора-бара бәвел бүленеп чыгу кими һәм ул бөтенләй килми башларга мөмкин. Гемодиализ үзәкләренә йөрүче авыруларның 90 процентының бәвеле юк. Сыеклык эчтәге тукымаларга җыелып барганлыктан, кул-аяклар шешенә. Аларны вакытында чыгармасаң, организм агулана һәм кеше үлә. Артык сыеклыкны “ясалма бөер” аппаратлары ярдәмендә генә чыгарырга мөмкин. 
Хроник бөер җитенкерәмәве күбесенчә пиелонефрит, гломерулонефрит белән авыручыларда, озак еллар кан басымыннан, шикәр диабетыннан интегүчеләрдә күзәтелә. 
Бөер авыруларын системалы тикшеренү ярдәмендә ачыкларга була. Гади генә сидек анализы бөерләрдәге проблемаларны башлангыч стадиядә ачыклау мөмкинлеге бирә. Әгәр авыру иртә ачыкланган икән, нәтиҗәле дәвалау билгеләргә мөмкин. 
Ләйсән Галәлиева, 
район поликлиникасы 
участок терапевты. 
Фото – хастаханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев