Мөслим-информ

Аш приборларыннан дөрес файдаланасызмы?

Шулпалы аш, гадәттә, тирән аш тәлинкәсенә салып яисә тот­калы чынаяк белән бирелә. Аны, тәлинкә читеннән яисә чына­як тоткасыннан сул кул белән җиңелчә генә тотып, кашык белән ашыйлар.

ШУЛПАЛЫ АШ

Шулпалы аш, гадәттә, тирән аш тәлинкәсенә салып яисә тот­калы чынаяк белән бирелә. Аны, тәлинкә читеннән яисә чына­як тоткасыннан сул кул белән җиңелчә генә тотып, кашык белән ашыйлар. Ә суына төшкән шулпаны чынаякның үзеннән генә дә эчәргә мөмкин. Чынаяк­ны тотканда, бармакны тотка эченә кертергә яисә чәнчә бар­макны аерырга ярамый.

Тәлинкә төбендә калган ашны, тәлинкәне сул кул белән үзеңнән читкә таба янтайтып, кашыкны да үзеңнән читкә таба каратып, ашап бетерергә кирәк.

ИТ АШЛАРЫ

Кеше чәнечкене моннан җиде-сигез йөз ел элек үк кул­лана башлаган. Россиядә исә ул шактый соң, Петр I заманында гына барлыкка килгән. Менә шул чордан башлап, чәнечке ит ри­зыкларын ашауда киң кулланыла башлый. Ашаганда чәнечкене – сул кулга, ә пычакны уң кулга то­тарга кирәк. Чәнечке белән алыр­га теләгән ризыкны пычак белән чак кына төзәткәләп җибәрергә мөмкин. Ит калҗасын башта ук турап бетерергә ярамый, аны кисәкләргә бүлеп-бүлеп ашар­га кирәк. Чәнечке белән ансат бүлгәләргә мөмкин булган ри­зыкны пычак белән кисмиләр.

Азыкны пычак һәм чәнечке ярдәмендә ашаганда, чәнечкедән генә файдалансаң да, пычак һәрвакыт кулда була. Азыкны кискәндә пычак белән чәнечкене тәлинкәгә авышрак итеп тотар­га кирәк. Һәм бу вакытта пычак белән чәнечке сабы уч төбендә булырга тиеш.

Ашаганда тәлинкәгә артык иелмичә, алга чак кына авыш­кан хәлдә мөмкин кадәр туры утырырга кирәк. Шул ук вакытта авызны тутырып ашарга да яра­мый.

Табында үрелеп ипи алганда, кулдагы чәнечке белән пычак­ны тәлинкәгә аркылы-торкылы куеп торырга кирәк. Монда чәнечкенең очын – аска, ә пычак йөзен сулга каратып кую сорала.

Ашап бетерүне күрсәтү өчен тәлинкәне үзегездән читкә этәреп кую дөрес түгел, пычак белән чәнечкене бер-берсенә па­раллель итеп тәлинкәгә куярга кирәк.

Балыкны, гадәттә, махсус пычак һәм чәнечке ярдәмендә ашыйлар. Ләкин балыкны пычак белән кисмиләр.

КОШ ИТЕННӘН ӘЗЕРЛӘНГӘН АШЛАР

Кунак җыйгач, бер та­бын хуҗабикәсе: “Менә, та­вык итеннән рәхим итегез. Кул белән тотып ашарга мөмкин”, — дип әйткән, имеш. Аны шушы кечкенә генә ялгышы өчен гафу итик. Әмма үзебез табында ри­зыкны мөмкин кадәр кул белән тотмаска кирәклеген истән чы­гармыйк.

Кош итен пычак һәм чәнечке ярдәмендә осталыгың җиткәнчә аерып алып ашыйлар. Шунлык­тан хуҗаларга кош итен мөмкин кадәр җиңел кисәрлек итеп әзерләргә киңәш ителә.

Салат өчен өч тешле чәнечке куела. Ә чәнечке дүрт тешле бул­са? Каушамагыз, тыныч кына чәнечке тешләрен санагыз. Һәм өч тешлесе булмаса, дүрт тешле­се белән ашагыз.

Табында иң элек тәлинкәдән (сулдан һәм уңнан) иң читтә тор­ган приборлар “эшкә җигелә”. Ашамлык алышыну тәртибендә без тәлинкәгә якынайганнан-якыная барабыз.

Чәнечке, сервировка тәлинкәсеннән сулга, ә пычак уңга куела.Чәнечке белән кашык – өскә, ә пычак үткен ягы белән эчкә каратып куела. Аш кашыгын сервировка тәлинкәсе өстенә кую шарт.

Менюда десерт булса, аш кашыгы беренче пычак белән рәттән – уңга, ә өскә десерт ка­шыгы куела.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: