Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бергә булыйк!

Басма мәгълүмат чаралары өчен тагын урак өсте. Беренче яртыеллык өчен газеталарга язылу кампаниясе төгәлләнергә дә өлгермәде, икенче яртыеллык өчен подписка башланды. Соңгы вакытта бу кампанияне, әбүнәчеләр генә түгел, газета редакцияләрен хезмәткәрләре үзләре дә сагаеп көтә.

Ни булыр? Язылу бәяләре күтәрелмәсме? Ничә еллар безнең белән булган укучыларыбыз бу юлы да тугры калырмы? Газетабызның тиражы кимемәсме? Борчылырлык та шул. Ничә еллар тотрыклы сакланган подписка бәяләре узган елның апрелендә кинәт кенә күтәрелде. Моңа беренче чиратта "Татарстан почтасы" хезмәтләренә тарифлар кискен арту сәбәп булды. Шул рәвешле "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына берничә ел рәттән артмаган хаклар 279 сумнан 468 сумга (әлеге сумманың 169 сум 20 тиене генә редакциягә кала) кадәр күтәрелде. Шуңа да карамастан, газета укучыларыбызның зур күпчелеге бездән аерылмады. Илдә барган икътисадый кризис (аерым алганда кәгазьгә бәя күтәрелү) 2015 нче елның икенче яртыеллыгына да басма мәгълүмат чараларына язылу хакларын шактый арттырды. Апрель аеннан башлап, район газетасына язылу бәясе аерым кешеләр өчен - 564 сум, оешмалар өчен 579 сум тәшкил итә. Кайчак газета укучылардан "Шулкадәр хакка яздыргач, редакция баеп бетәдер инде", дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. "Ашаган белми, тураган белә" диләрме әле? Яңа бәяләр белән исәпләгәндә подписка акчасының күп өлеше, ягъни 323 сум 58 тиене, почта хезмәтләре (газетага яздыру һәм тарату) өчен тотыла, 240 сум 42 тиене генә редакция файдасына кала. Бу акчадан НДС чигерелә, калган өлеше салым һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә китә, бер өлеше Матбугат үзәге хезмәткәрләренә гонорар түләүгә тотыла. Яр Чаллы типографиясендә басылган газета кайтарту өчен дә үзебез түлибез. Зарлану дип кабул итмәгез. Кайбер әбүнәчеләребез колагына җиткерәсе килүдән генә язу боларны.

Җаның кайсын тели?

Ә без газета укучыларыбыз барыбер рухи азыкның бер төре булган басма матбугаттан баш тартмас, дип ышанабыз. Укучыларыбызга район матбугатына язылуның берничә форматы да бар бит әле. Аның берсе - альтернатив подписка. Аны сайлаучылар Матбугат үзәгенә килеп языла. Бу очракта подписка бәясе 300 сум булачак. Газетаны матбугат үзәгеннән килеп алачаксыз. Бу вариантны сайлаучыларга, атнага ике тапкыр урамга чыгып, хәрәкәтләнеп алу мөмкинлеге дә туа бит әле. Шул ук вакытта "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарының электрон вариантына да язылырга була. Моның өчен дә матбугат үзәгенә килү кирәк булачак. Әбүнәче, подписка өчен шулай ук 300 сум акча түләп, үзенең электрон адресын калдырып китә. Бу очракта газетаның һәр саны аның электрон почтасына салып барылачак һәм ул аны, гадәти форматтагы газета өйләргә таралганчы, күпкә алданрак укый алачак.

2015 елның икенче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына язылу бара. Мөслим матбугат үзәге әбүнәчеләр арасында бүләк уйнатуын дәвам итә. Бу юлы бүләк уйнатуда үзенчәлек тә бар: подписка кампаниясе төгәлләнгәнгә кадәр һәр атнада язылучылар арасында отыш уйнатылачак. Моның өчен "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына язылу турындагы квитанцияләрне атна төгәлләнүгә Матбугат үзәгенә китерүегез сорала. Бәхет елмайган әбүнәчеләребезне оригиналь бүләкләр көтә.

Почта бүлекчәләренә барырга авырыксынучылар яки хат ташучыларны очрата алмаучылар район газетасына интернет аша языла ала. Иң элек tatarctan.ru электрон хезмәтләр порталының язылу бүлегенә керегез. Сайтта теркәлегез, исемлектән "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарын табып, интернет аша акча түләгез. Һәм газета өегезгә килер. Шул рәвешле башка басмаларга да язылырга була.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов, балалар шагыйре:

- Газетага бәяләр артты дип, район тормышыннан читтә каласым килми. Мин үзем "Авыл утларын" электрон форматта алдыруны да уңайлы, дип саныйм. Компьютердан газетаны кайчан телисең, шунда ачып укыйсың. Гаиләләрендә укучы балалары булган өлкәннәр дә рәхәтләнеп электрон газетага языла ала. Аны ачып укырга оныклардан бик тиз өйрәнергә була. Газетаның электрон форматы районнан читтә яшәүчеләр өчен бигрәк тә кулай.

Әлфия Харисова, пенсионер:

- Кибеткә керсәң, азык-төлеккә дә, башка товарга да хаклар күптән инде бермә-бер артты. Газета да элекке бәядә кала алмый, билгеле. Пенсиям артык зур булмаса да, район газетасына язылдым. Райондагы бар яңалык шунда бит. Җомга санында килүче "Атна вакыйгалары"н да бөртекләп укыйм. Ул бит үзе берничә республика басмасын алыштыра.

Безнең таянычларыбыз

Ни генә булса да, газетага яздыруда безнең төп таянычыбыз - хат ташучылар. Хәтерегездә булса, Матбугат үзәге 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына яздыру буенча почта бүлекчәләре арасында конкурс игълан иткән иде. Район газетасына яздыру буенча узган подписка кампаниясе күрсәткечен күпкә арттырып үтәгән хат ташучыларга өч призлы урын һәм кызыксындыру бүләкләре вәгъдә иттек. Вәгъдә - иман. Конкурска йомгак ясап, аның нәтиҗәләрен игълан итәбез. Беренче урынны Мәлләтамак почта бүлекчәсе (җитәкчесе - Алсу Латыйпова) һәм Сал. Мухан бүлекчәсе (җитәкчесе - Гөлшат Гарифуллина) яулады. Әлеге бүлекчәләрдә узган подписка кампаниясенә караганда 13 әр данә газетага артыграк яздырылган. Икенче урында Әмәкәй почта бүлекчәсе (җитәкчесе - Рәфия Мөбарәкова), өченчедә - Тойгелде бүлекчәсе (җитәкчесе - Фирая Садретдинова). Аларда үсеш - 9-8 данә. Узган подписка кампаниясе күрсәткечен арттырган Вәрәшбаш (Алия Сәхәбетдинова), Иске Карамалы (Алмаз Сәлахов), Баек (Гөлнара Солтанова), Михайловка (Альфира Дәүләтова), Октябрь (Илсөяр Гыйлмуллина), Үрәзмәт (Рүзилә Шәмсиева), Түбән Табын бүлекчәләре (Әлфия Заһидуллина) кызыксындыру бүләкләренә лаек булды.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев