“Бергә булганда – таулар күчерербез”
Рус Шуган – иң актив авыл җирлекләренең берсе. Нинди генә чара үтмәсен, авыл җирлеге аларның һәммәсенә үзенең өлешен кертә.
Юкка гына аларны халыкка иң якын торган хакимият структурасы дип әйтмиләр. Җирле үзидарә хезмәткәрләре – халыкның гозер- үтенечләрен тыңлап, киңәш бирүче дә, булган проблемаларын чишүче дә.
– Рус Шуган авыл җирлеген башкаларга да үрнәк итеп куяр идем. Монда авыл җирлеге башлыгы да, халкы да, депутатлары да, гомумән, нинди социаль объектлар бар – барысы да кулга-кул тотынып, бердәм булып яшиләр. “Монысы – синеке, монысы – минеке”гә бүлеп тормыйча, уртага салып, бер йодрыкка тупланып эшли белүләре – матур күренеш. Балаларын да үзләре үрнәгендә үстерәләр. 90 процент татар яшәгән район җирендә үз телләрен, милли традиция һәм гореф-гадәтләрен саклап яшиләр, – ди район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.
Җирлекнең бүгенгесе, киләчәге беренче чиратта аның башлыгына да бәйле. Альбина Басорина Рус Шуган авыл җирлеген 2018 елдан җитәкли. Өч ел дәвамында җирлектә бик күп матур үзгәрешләр булды. Альбина өчен җирлек күптәннән чит-ят түгел инде. Гаиләләре белән 31 ел элек Әлмәт районы Кәләй авылыннан Рус Шуганга күчеп кайталар. Ул вакытта 15 яшьлек Альбина Мөслимдәге һөнәр училищесында балалар бакчасы тәрбиячесе һөнәрен үзләштерә. Рус Шуган авылының “Зернышко” балалар бакчасында 23 ел тәрбияче булып эшли. Шул ук вакытта Альбина Юнысовна Яр Чаллы шәһәренең педагогия институтында читтән торып югары белем ала. Бакчада эшләү белән беррәттән Альбина Рус Шуган мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта башлый.
– Рус Шуган авыл җирлеге халкының кунакчыллыгы, дус яшәве бер күрүдә күңелемә май булып ятты. Унсигез яшемдә шушы авыл егете Сережага кияүгә чыктым, бер-бер артлы балалар алып кайттык. Җирлек башлыгы булып эшли башлаган чорда җиңел булмады, билгеле. Бу – зур җаваплылык таләп итүче тармак. Авыл халкының тормыш шартларын җиңеләйтү, килеп туган мәсьәләләрне чишү, шәхси сорауларны хәл итүдә булышу – барысы да вакыт һәм көч таләп итә. Безнең бурыч – халыкка тормыш алып бару, яшәү һәм эшләү өчен мөмкинлекләр, уңайлыклар булдыру. Җирлек халкы бердәм безнең. Ә бу бик тә мөһим. Бербөтен булып эшләгәндә таулар күчереп була, – ди Альбина Басорина.
Островка, Тат. Смыловка, Иске Смыловка һәм Рус Шуган авыллары керүче Рус Шуган авыл җирлегендә бүгенге көндә 448 кеше яши. Мәктәп, балалар бакчасы, почта бүлекчәсе, мәдәният йорты, китапханә, ике фельдшер-акушерлык пункты, ике кибете булган җирлектә гаилә фермалары да калка башлады. “Авылның киләчәге бар!” – ди җирлек башлыгы. Иң мөһиме: җирлек халкы да бу фикерне хуплап яши.
Лилия Шәймиева.
Фото – Альбина Басоринаның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев