Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Беренче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге”

Көндәлек тормышыбыз, көнкүрешебез көннән-көн яхшыра, үсә барган саен кешелек тормышы да зур үзгәрешләр кичерә. Бүген без яңа заманча электр җиһазлары, кәрәзле телефон белән генә чикләнеп калмыйча, IT-парклар, IP-телевидение кебек яңалыклар чорында яшибез. Ләкин, шунысы кызганыч, бүген балаларыбызның күбесе китап укымый, тарихи-истәлекле урыннар белән әз кызыксына яки бөтенләй аларны күргәне юк....

Көндәлек тормышыбыз, көнкүрешебез көннән-көн яхшыра, үсә барган саен кешелек тормышы да зур үзгәрешләр кичерә. Бүген без яңа заманча электр җиһазлары, кәрәзле телефон белән генә чикләнеп калмыйча, IT-парклар, IP-телевидение кебек яңалыклар чорында яшибез.

Ләкин, шунысы кызганыч, бүген балаларыбызның күбесе китап укымый, тарихи-истәлекле урыннар белән әз кызыксына яки бөтенләй аларны күргәне юк.

Үсеп килүче буында, балаларда китапка, милләтебезнең үткәненә, гомумән тарихыбызга кызыксыну уяту максатыннан, 2014-2015 нче уку елында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән, Мәдәният министрлыклары тарафыннан беренче сыйныф укучылары өчен мәдәни көндәлек булдырылды. "Беренче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге" һәм "Иң мәдәниятле әти-әни" дигән номинацияләр буенча конкурс уздырылды.

Мәдәни көндәлек түбәндәге бүлекләрне үз эченә алган: "Тарихи сәяхәт", "Мин китап укырга яратам", "Пәрдә ачыла", "Әйдәгез, дуслар, музейга!". Исемнәреннән үк күренгәнчә, укучыларыбыз көндәлекне тутыру максатында, тарихи урыннарда, китапханә, музей, театр, концерт залларында булдылар. Районыбызда беренче сыйныфлар 221 укучы булса да, бары тик 51 укучы гына бу конкурста катнашты.

Район күләмендә конкурска нәтиҗә май аенда ясалды. "Иң мәдәниятле әти-әни" номинациясендә Метрәй авылыннан Ринат һәм Равилә Шәрифуллиннар гаиләсе җиңүче дип табылды. Әлеге гаилә 1 нче сыйныфта укучы уллары Рәфил белән генә түгел, ә бөтен гаиләләре белән Мөслим, Казан, Болгар, Зөя, бөгелмә, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләренең тарихи-истәлекле урыннарында булып, хәтта Ижау шәһәренә дә бардылар.

"Беренче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге" номинациясендә Метрәй гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Шәрифуллин Рәфил Ринат улы (укытучысы Гыймранова Г. В.) җиңүче дип табылды. Икенче урында Мөслим гимназиясеннән Сөләйманова Диана Рафаэль кызы, өченче урында шул ук гимназия укучысы Шәймарданова Алия Юныс кызы (укытучылары Ермолаева Э.С.).

Республика буенча конкурска йомгак 26 нчы май көнне Казан шәһәрендә ясалды. Бу көнне районыбызның 30 га якын, әлеге конкурста җиңүчеләр һәм актив катнашучы укучыларыбыз башкалага бардылар.Призлы урыннарны алучылар татар Дәүләт "Әкият" курчак театрында Мәгариф һәм Фән, Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган бүләкләү тантанасында катнашып, диплом һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар, "Апушның тылсымлы төше" спектаклен тамаша кылдылар.

Ә конкурста актив катнашучы балалар Г. Камал исемендәге татар Дәүләт академия театрында "Акбай" спектаклен карадылар, бәйрәм тамашасында катнаштылар. Бу чарада алган тәэсирләр балаларыбыз һәм әти-әниләребез күңелендә бик озак сакланыр.

Казан шәһәрендә үткәрелгән бәйрәм тамашасына алып баруны оештырган район хакимиятенең мәдәният бүлегенә һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләренә, методистларга укучыларның, әти-әниләрнең зур рәхмәтләрен җиткерәбез.

Бүген республикабызда эчке туризм үсешенә зур игътибар бирелә. Казан, башкалабызга килгән Россия туристлары саны буенча, бишенче урында. Республикабызда тарихи-истәлекле урыннар, уникаль архитектура корылмалары сакланган федераль музей-тыюлыклар, милли китапханәләр, төрле тамаша залларыбыз, театрлар да күп, төрледән-төрле. Мондый урыннарда булу, алар белән кызыксыну балаларыбыз өчен генә түгел, ә әти-әниләр өчен дә кызыклы һәм файдалы.

Балаларыбызны халкыбызның үткәне, гореф-гадәтләре, тарихи һәм мәдәни байлыклары белән кызыксыну, хөрмәт белән карау, өйрәнүләрен булдыру һәм интеллектуаль яктан үскән шәхес тәрбияләү өчен гаилә, мәктәп, җәмәгатьчелекнең кулга-кул тотынып эшләве мөһим һәм кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев