Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беренче мартка кадәр озайтылды

Ана капиталыннан ай саен башкарылучы түләүне рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе озайтылды. 

Россия Президенты ана капиталы средстволарыннан икенче бала өч яшькә җиткәнче ай саен түләүне рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен 2021нче елның 1 мартына кадәр озайту турындагы законга кул куйды. Әлеге акчалата түләүне алучы гаиләләргә аны озайту өчен пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Түләү чоры 1 мартка кадәр чыккан очракта ул автомат рәвештә яңартыла. 
– Эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә 2020нче елның 1 апреленнән 1 октябренә кадәр ана капиталыннан ай саен башкарылучы түләүләр автомат рәвештә башкарылды. Аны алу өчен бары тик сертификат хуҗасының озайтуга рөхсәте генә кирәк иде. Моның өчен пенсия бүлеге белгечләре ана кеше белән үзләре телефон аша элемтәгә чыкты. Хәзер шундый тәртип (гариза язу кирәк түгел) 2020нче елның 1 октябреннән 2021нче елның 1 мартына кадәр билгеләнде. Түләү элек рәсмиләштерелмәгән булса, дәүләт хезмәтләре порталы яисә Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша гариза тапшырырга кирәк. Шулай ук пенсия бүлегенә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә була. Түләүне рәсмиләштерү өчен гаиләдәге һәр эшләүче кешенең 2НДФЛ белешмәсе һәм СНИЛСы, әти-әнинең паспортлары, персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгы, түләү күчәчәк счет реквизиты кирәк, ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте белгечләре. 
Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәтенә килү өчен телефон яисә Россия Пенсия фонды сайты аша алдан язылу шарт. 
Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X