Беренче билгеләр
Балаларның наркотик куллана башлауларын белдерүче билгеләр
Физиологик билгеләр:
- тән тиресе агарынып тора;
- күз карасы киңәя яки тарая;
- күзләре кызарып тора яки тоныклана;
- сөйләме акрыная, теле бәйләнә;
- аппетиты югала, ябыга яки чамадан тыш күп ашый башлый;
- һәрдаим йөткерә;
- хәрәкәт координациясе бозыла.
Тәртибендәге үзгәрешләр:
- бернәрсәгә дә исе китми;
- бер сәбәпсез өйгә кайтмый йөри һәм мәктәптә дәрес калдыра;
- хәтере начарая;
- игътибарын юнәлтүе авырая;
- йокысы кача;
- тәнкыйтьләсәң, авыр кичерә;
- кәефе еш һәм кисәк үзгәрә;
- гадәттән тыш көч-куәте арта;
- мәктәптә укуы начарая;
- һәрдаим акча сорый;
- өйдән кыйммәтле әйберләр, китаплар, кием-салым һ.б. югала башлый;
- телефоннан еш сөйләшә;
- үз эченә бикләнә, гаилә эшләрендә катнашмый;
- күп ялганлый башлый;
- җыйнаксызлана.
Күзгә күренп торган билгеләр:
- укол эзләре, яралар, күгәргән таплар;
- кечкенә калаклар барлыкка килә;
- капсулалар, кечкенә шешәләр, калай банкалар;
- йоклата яки тынычландыра торган дарулар. Фото - "Татар-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев