Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бердәнбер юл

Дөньяда Covid-19 коронавирусы котыруын һәрберебез белеп-күреп тора. Авырудан котылуның бердәнбер юлы – массакүләм вакцинация ясату, ди табиблар.

– Коронавирус инфекциясенә бәйле хәлне бары тик популяцион иммунитет булдыру ярдәмендә генә яхшыртып була. Моның өчен барлык гражданнарның 60 процентына прививка ясатырга кирәк. Безнең җирлектә көн саен 60-90 кеше вакцинация процедурасын үтә, – ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Данияр Якупов.
Данияр Нәҗипович район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә кискен респиратор авыру билгеләре белән мөрәҗәгать итүчеләрнең күп булуын хәбәр итә. Көн саен 7-8 кешегә үпкә ялкынсынуы диагнозы куелып, 4-5 кеше Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла. Кислород җитмәгән бик күп райондашларыбыз бүген авыр хәлдә шәһәр хастаханәләренең реанимация бүлекләрендә, провизор госпитальләрдә, стационарларда дәвалана.
– Тормыш иптәшем Гассанны әлеге куркыныч авыру арабыздан алып китте. Табиб буларак аңа даими төстә авырулар белән очрашырга туры килде һәм замана зәхмәте безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. Бер атна авырып, аяк өсте йөргәннән соң, аны Казан хастаханәләренең берсенә салдылар. 2020нче елның 23 июнь көнендә ул мәңгелекккә күзләрен йомды. Ул вакытта коронавируска каршы вакцина уйлап тапмаганнар иде әле. Авырганда вакцина ясату барыбер мөмкин булмас иде. Ә менә авырганчы, бер-ике ай алдан ясаткан булса, прививканың ярдәме тигән булыр иде, дип уйлыйм. Коронавирус инфекциясе белән үзем дә, балаларым да авырдык. Бездә хәзер антитәнчекләр бар. 1-2 ай узгач прививка ясатырмын дип уйлыйм, – ди район поликлиникасы гинекологы Айгөл Нассер.
Бүген районда коронавируска каршы вакцинация актив төстә бара. Вакцинацияне күпчелек хезмәт яшендәге кешеләр, яшьләр ясата. Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов әйтүенчә, өлкәннәрнең дә прививка ясатырга теләге бар, ләкин чир эләктерермен дип, хастаханәгә килергә куркалар. Районның баш табибы әйтүенә караганда теләге булганнарга, фельдшерны өйләренә чакыртып, прививка ясату мөмкинлеге бар. Алга таба фельдшерлар, мобиль төркемнәр булдырып, күпфатирлы йортлар ишегалларында да эшләргә планлаштыра. Мобиль поликлиника пунктларын районның берничә оешма-предприятиесендә оештыру күздә тотыла. Вакцина ясатырга теләүчеләр 2-44-40 телефоны буенча баш табибның кабул итү бүлмәсенә шалтырата ала.
– Вакцинация, беренче чиратта, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кирәк, дип әйтер идем. Чөнки әлеге категория коронавирус авыруына ныграк бирешә. Йөклелек, кискенләшү стадиясендәге хроник авырулар, кискен респиратор авырулар булганда, прививка ясау вакыты кичектерелә. Прививка алдыннан анкета тутырылуы, анда булган авыруларны күрсәтергә кирәклеге хакында хәбәр иткән идек. Без бары тик ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан кайтучы вакциналар кулланабыз. Алар – “Спутник V” (“ГамКовидВак”) һәм “ЭпиВакКорона”, – ди Данияр Якупов. 
Район буенча 5652 кешегә прививка ясалган. Бүгенге көнгәчә район поликлиникасына 5830 доза вакцина кайткан иде. Тагын 200 доза “Спутник V” (“ГамКовидВак”)  вакцинасы кайту көтелә. Вакцинацияләнгәннәр саны зуррак булган саен, коронавирус таралуны булдырмау мөмкинлеге дә күбрәк, ди табиблар. Ләкин күпләр вакцинациягә каршы. Кемдер моны халыкны чиплаштыру дип уйласа, икенчеләр, вакыт узганын көтеп, прививка ясатканнарның хәлен күзәтә. Өченче төркем тагын да ышанычлырак препарат чыгуын көтә.
– Әниебез былтыр 18 октябрьдә вафат булды. 60 яшендә аны шушы куркыныч чир якты дөньядан алып китте. Әни ике атналап чирләде. Мөслим хастаханәсендә бер атна ятып та файдасы булмагач, Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенә алып киттеләр. Кадерлебез авырганда вакцинация турында сүз дә булмады, даруны уйлап тапмаганнар иде әле. Вакцинация кирәк, дип уйлыйм. Шулай да үзем вакцина ясатырга куркып йөрим. Дәүләт оешмасында эшләгәч, ясатырга туры киләчәк инде. Бүгенге катлаулы вәзгыятьтә прививка ясату шәхси эш булудан туктый, – ди Мөслим кызы Эльмира Бакыева.
Коронавирустан вафат булганнарның күбесенең, аяк өсте йөреп, хәле кинәт начарланган. Узган ел бу чир өлкәннәрне “кырса”, быел урта яшьтәгеләр һәм яшьләр чирли, ди табиблар.
– Әнинең безнең арадан киткәненә 4 августта төгәл бер ел булды. Беркайчан чирләмәгән, йөгереп йөргән әниемне 84 яшендә үпкә ялкынсынуы җир куенына салды. Башта - район, аннары шәһәр хастаханәсендә дәваланды. Хәле әйбәтләнеп, өйгә кайта дип көткәндә, каны сыегаеп, тромблары кузгалды, аякларына баса алмый башлады. Авыруы бәйрәм чорына туры килде, җитәрлек игътибар, ярдәм, күзәтү дә булмагандыр, бәлки. Вакцинация беренче чиратта  өлкәннәргә тиеш, дип саныйм. Безнең кадерле кешеләребезгә бу зәхмәт кагылмасын иде, – ди Мөслимдә яшәүче Эльвира Сәлахова.
Вакцинацияләүгә һәркем җаваплы карасын иде! Я прививка ясыйбыз, я чирлибез. Сез кайсын сайлыйсыз?!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев