Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бердәмлек җиңү китерә. (+ФОТОЛАР)

Якшәмбе көнне оешма-предприятиеләр арасында үткән биатлон ярышында район үзәк хастаханәсе җиңү яулады. Өстәл теннисында беренчелек – лицейлылар кулында. Бу атнада оешма-предприятиеләр мини футбол, кул көрәше, йөзү һәм канат тартышуда көч сынашачак.

Район үзәген яулаган спорт рухы, ярыш дәрте 16 февраль көнне авылларга күчте. ХХIХ кышкы спартакиада уеннары кысаларында ул көнне дүрт зонада 17 авыл җирлеге командасы көч сынашты. 
Симәк җирлеге Мәлләтамак, Крәш. Шуран һәм Вәрәшбаш командаларын кабул итте. Без барганда хатын-кызлар арасында волейбол буенча беренче урын өчен уеннарның иң кызган чагы иде. Уен мәлләтамаклылар җиңүе белән тәмамланды. Илүзә Хәбибуллина спартакиадага ел әйләнәсе әзерләнүләрен әйтә: 
– Бәйгегә бик теләп катнашабыз. Ике ел рәттән суперфиналга чыктык. Элекке елларда спортзал эзләп йөри идек. Ике ел инде Мөслим урта мәктәбе спортзалында Илдар Мадъяров кул астында волейбол түгәрәгендә шөгыльләнәбез. Спартакиада алдыннан бер ай гимназиядә ныклап әзерләндек. Нәтиҗәсе дә бар – дүрт команда арасында беренчелекне алдык менә. 
Хатын-кызлар арасындагы кул көрәшендә җиңү яулаган Вәрәшбаш җирлеге командасы уенчысы Миләүшә Хәсәнова да бәйгегә системалы шөгыльләнүнең файдасы зур булуын әйтте: 
– Мәктәп спортзалы һәрвакыт ачык булды. Зона уеннарында җиңү яулап, финалга чыгу уе белән килдек. 
Максатларына иреште вәрәшбашлылар – үз зоналарында беренче урынны яуладылар. Мәлләтамак һәм Симәк спортчыларын да җиңүгә омтылыш берләштерде. Ә менә Крәш. Шуран авыл җирлеге хатын-кызлар волейболына һәм көрәшкә команда куя алмады. 
Әмәкәй зонасында җирле команда белән бергә Баек, Октябрь, Яңа Усы спортчылары көч сынашты. Ә Үрәзмәт авыл җирлеге узган елдагы кебек быел да спартакиадада катнашмады. Уенга килгәндә, барлык төр бәйгеләрдән соң, әмәкәйлеләр беренче урынны алды. Бәлки үз өеңдә стеналар да ярдәм итә диюләре хактыр. 
Авыл җирлекләре арасында узган бәйгегә шушы җирлектә туып үсеп, бүген читтә яшәүче якташларын җәлеп итү мөмкинлеге бирелгән иде. Әнә Тат. Бүләр авылының танылган көрәшчесе Рифат Нәҗиповның улы Зирәк быел да Казаннан ук кайткан. 
– Өченче ел мәктәп спортзалында капиталь ремонт үткәннән соң, шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә туды, югыйсә. Авылда яшьләр аз булгач, көчле команда туплавы авыррак, – ди Зирәк Нәҗипов. 
Сал. Мухан авылында да ярышларның кызган чагына туры килдек. Шахмат-шашка уенында, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы волейбол ярышында метрәйлеләргә тиң булмады. Җанатарларның көч бирүе генә дә ни тора!? Хәлең бетеп егылган җиреңнән торып басарсың, билләһи. Бу зонада Тойгелде спортчылары нык бәдәнле булуы белән аерылып торды: көрәштә дә бил бирмәделәр, армрестлингта да беләкләренең егәрлеге белән алдырдылар. Ә менә Түбән Табын җирлеге командасы хатын-кызлар кул көрәшендә һәм чаңгы эстафетасында барысын да уздырды. Бар төр ярышлардан соң, Метрәй командасы җиңүче дип табылды. Бу – аларның өченче ел рәттән финалга чыгулары. 
– Шөкер, яшьләребез авыл җанлы, аларны туган җирне ярату хисе берләштерә. 2016, 2017 елларда, суперфиналда җиңеп, район чемпионы исеме алган командабыз быел да җиңү теләге белән яна, – диде метрәйлеләрнең “атказанган җанатары” Рүзәл Минһаҗев. 
Районны урап, Олы Чакмак авылына барып җиткәндә бу зонадагы бәйге Рус Шуган җирлеге спортчыларының җиңүе белән тәмамланган иде инде. Зоналарда беренче урынны алган командалар 2 март көнне финал ярышларында көч сынашачак. Ярышларны оештыручылар авыл җирлекләре командаларының елдан-ел көчлерәк һәм тупланганрак була баруын әйтә. Җирлек даны өчен ут янып йөрүче спортчылар, аларны җиңүгә рухландыручы җанатарлар булганда, тагын да биегрәк үрләр яуланыр, шәт! 

Әлфинур 
Ногманова. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев