Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бердәмлегебез югалмасын (МӨСЛИМДӘ УЗГАН УРАЗА БӘЙРӘМЕННӘН ФОТОЛАР)

Якшәмбе көнне барча мөселман дөньясы зурлап, Рамазан гаетен бәйрәм итте. Гает уңаеннан Мөслимдә дә күп төрле чаралар оештырылган иде.

Рамазан гаете - мөселманнар өчен моңсу бәйрәм. Чөнки ислам диненең терәге булган, ел дәвамында көтеп алган изге айны озатабыз. Мөслимдәге үзәк мәчеттә гает иртәнге 7.00 сәгатьтә башланды. Өстән яңгыр явып торуга карамастан, Аллаһ йортына олысы да, кечесе дә күпләп килде. Мөслим районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов ислам кануннары кушканча гамәл кылу, күркәм әхлак, игелекләр кылу турында вәгазь укыды. Район башлыгы Рамил Муллин Рамазан гаете уңаеннан изге теләкләрен һәм котлауларын җиткерде:
- Бу изге ай безне берләштерде, районның кайсы гына җирлегенә барып чыксаң да, Рамазан ае рухы сизелде. Ураза аенда ифтар мәҗлесләрендә, тәравихларда бергә булдык, кыямнарда басып тордык. Шушы бердәмлек алга таба да дәвам итсә иде. Җирлегебезне төзекләндерү һәм матурлауга юнәлдерелгән гамәлләребездә дә бердәмлегебез югалмасын.

P.S. ЯЗМАНЫҢ ДӘВАМЫ "АВЫЛ УТЛАРЫ" ("СЕЛЬСКИЕ ОГНИ") ГАЗЕТАСЫНЫҢ 28 ИЮНЬ САНЫНДА (2 бит).

Әлфинур Ногманова, Айгөл Латыйпова.

Динар Минһаҗев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев