Мөслим-информ

Бердәм юридик ярдәм көне үтте

Бүген Бердәм Россия сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге кабул итү бүлмәсендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үтте. Россия юристлар ассоциациясе һәм "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан мондый чара 2013 елдан бирле үткәрелә. Юридик ярдәм күрсәтү көне һәр квартал саен уздырыла. Гражданнарның сорауларына нотариус, адвокат, юрист, прокуратура хезмәткәрләре, суд приставы вәкилләре җавап...

Бүген Бердәм Россия сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге кабул итү бүлмәсендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үтте. Россия юристлар ассоциациясе һәм "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан мондый чара 2013 елдан бирле үткәрелә. Юридик ярдәм күрсәтү көне һәр квартал саен уздырыла. Гражданнарның сорауларына нотариус, адвокат, юрист, прокуратура хезмәткәрләре, суд приставы вәкилләре җавап бирде. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сәвия Хәбирова сүзләренчә, һәр кабул итүдә дистәдән артык райондашыбыз мөрәҗәгать итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: