Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бердәм таулар күчерер

Бәхетле гаиләләрдән илаһи нур бөркелә. Ул нур бөтен галәмне җылытадыр төсле...

“Бер булганга – пошмасны, зыялыга – гадине бирермен” дигән Ходай. Ә менә Шамслар гаиләсенә искәрмә ясалган кебек. Әмәкәй авылында яшәүче бу гаиләдә бар да булган, бар да уңган: әти-әни дә, балалары да. 
– Резеда һәм Илгизәр Шамсларның бердәм булуы аларга бик күп уңышлар китерде. Һәр эштә, һәр башлангычта якын кешеңнең иңен, ярдәмен тою кирәк. Кечкенәдән үк дус булдылар. Дүрт ел очрашып йөргәч, матур итеп туй ясадылар. Сөюләренә кер кундырмыйча яшиләр. Шамслар – авылыбызның горурлыгы. Спорт ярышларында, мәдәни чараларда иң активлардан алар. Ялындырмыйлар, ү һәр эштә башлап йөриләр, – ди Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирянова. 

Резеда чирек гасыр инде Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. 25 ел эшләү дәверендә бик күп балаларны олимпиадаларга әзерләде, район күләмендә аларның һәммәсе беренче өчлеккә кереп барды, республика олимпиадасында исә дүрт укучысы призер булды. Тормыш иптәше Илгизәр “Агромастер” җитештерү компаниясендә авыл хуҗалыгы агрегатларын җыя. 25 ел каенана, 15 ел каената белән торган хатын-кызда сабырлык белән үҗәтлек кенә түгел, тәвәкәллек тә җитәрлек. 
 

Шамсларны авылда “әртистләр гаиләсе” диләр. Гаилә башлыгы җырлый да, бии дә, гармунда да уйный. Үзлегеннән генә уйнарга өйрәнгән булса да, бик күп гармунчыларны таң калдырырлык сәләт бар үзендә! Резеда, төп хезмәтеннән тыш, шәҗәрәләр ясау белән шөгыльләнә, мәкаләләр яза, шуның өстенә китапханәче дә. “Укытучы-мастер” грантын да юкка гына алмады Резеда! ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары да аның эшенә зур бәя. Быел Шамслар гаиләсе, “Без тарихта эзлебез” исемле шәҗәрәләр конкурсында катнашып, уңышка иреште. 
– Балаларыбыз – иң зур горурлыгыбыз. Күз тимәсен, акыллы, тырыш, сәләтле булып үстеләр. Барысы да сәнгатькә гашыйк, музыканы бик яраталар. Олы улыбыз Айдар, Казан энергетика институтын тәмамлап, үз эше белән шөгыльләнә. Бию коллективының актив катнашучысы ул, күп кенә җыр конкурсларында җиңү яулады. Кыллы инструментларны да үз итә. Айратыбыз 9 классны тәмамлап, Казан театр көллиятенә укырга керде. Республика күләмендә уздырылган “Нәфис сүз” бәйгесендә урын алу да ярдәм иткәндер. Айдар да, Айрат та районның “Йолдызлык” фестивальләрен, “Без – бергә!” гала-концертларын алып барды. Җыр-бию конкурсларыннан, шигырь бәйгеләреннән дә калмыйлар. Авылда безнең гаилә катнашмаган бер генә чара да юктыр. Әлеге чараларга, бәйгеләргә бергәләп әзерләнү безнең гаиләне тагын да ныграк туплый, – ди Илгизәр. 

Икенче класста укучы игезәкләр Айдан белән Айгиз да биергә һәм җырларга ярата. Әти-әниең, абыйларың артист икән, син дә шулардан калышмыйсың. 
 

 

Шамслар гаиләсенең уникальлеген күреп, аларны Татарстанның иң яхшы гаиләләре белән бергә тантанага чакырдылар. “Кремльда” узган бәйрәмдә Шамслар гаиләсенә көмеш бокаллар бүләк иттеләр. 
– Илгизәр белән бер-беребез өчен яратылган җаннардыр без. Гаилә коруыбызга – 25 ел, ә мин аны кичә генә очратканмын кебек. Мәхәббәт һәм үзара ихтирам яшәгән гаиләдә балалар да бәхетле була, диләр. Сабыйларыбызның һәр уңышын үзебезнеке кебек кабул итәбез. Алга таба да бердәм булып яшәргә язсын безгә. Тормыш шундый матур, аның һәр көненә сөенеп яшәргә язсын! – ди Резеда Шамсова.

Лилия Шәймиева.

Фото – Шамсларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X