Реклама
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлегендә 36 беренчел бүлек исәпләнә. Кичә, беренчел бүлек секретарьләре семинар-укуга җыелдылар.
Семинар - укуны, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Сәвия Хәбирова үткәрде. Семинар-уку эшендә катнашучы секретарьләр беренчел бүлекләрнең номенклатурасы, документлар тәртибе белән таныштылар. Партия сафларына яңа членнар алу, беренчел бүлекләр һәм депутатлар фракцияләрен җанландыру буенча башкарыласы эшләр хакында сөйләштеләр.
Семинар-уку һәркем өчен дә файдалы булды. Күп сорауларга җаваплар табылды, алдагы кварталга максатлар билгеләнде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз