Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе вәкилләре очрашты

Үзәк китапханә бинасында авыл китапханәчеләре белән "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе вәкилләре очрашты. Чарада язучы Фоат Садриев, район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов та катнашты. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитет җитәкчесе Сәвия Хәбирова 2015 нче елның 13 сентябрендә узачак Президент сайлауларына әзерлек кысаларында "Бердәм Россия" партиясе...

Үзәк китапханә бинасында авыл китапханәчеләре белән "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе вәкилләре очрашты. Чарада язучы Фоат Садриев, район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов та катнашты.

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитет җитәкчесе Сәвия Хәбирова 2015 нче елның 13 сентябрендә узачак Президент сайлауларына әзерлек кысаларында "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан тормышка ашырылучы проектлар белән таныштырды. Әйтик, "Әдәби скверлар" проекты кысаларында төрле катлам вәкилләре белән паркларда, скверларда, китапханәләрдә эшлекле очрашулар оештырыла.

"Әдәби скверлар" проектында үткән очрашуда халык язучы Фоат Садриев алда торган сайлауларның бик тә мөһим сәяси кампания икәнлеген ассызыклады. "Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев дәүләтебезне Россия, дөньякүләм танытты. Аның урынына килгән Рөстәм Миңнеханов исә, ирешелгән дәрәҗәне саклап, башлаган эшне киң колач белән алып бара. Татарстаныбызның даны еракларга таралды. Лидерлар рәтеннән төшмәс өчен, безгә бердәм булырга, сәяси активлыкны киметмәскә кирәк. Депутатларга без зур өметләр баглыйбыз, чөнки илебезнең киләчәге алар кулында", --диде ул үз чыгышында.

Район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов сайлау участоклары, авыл җирлекләрендә һәм торак пунктларда узачак гражданнар җыены турында мәгълүмәт җиткерде. Җыеннар узган еллардагыча кечкенә авылларда да узачак.

2015 нче елның 13 сетябрендә узачак сайлауларда Президент һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайланачак. Президент постына дәгъва белдерүчеләр арасында "Гадел Россия" сәяси партиясеннән Рушания Бильгильдеева, либерал-демократик сәяси партиясеннән Руслан Йосыпов, коммунистлар партиясеннән Хафиз Миргалимов кандидатлары теркәлде.

Районда 30 сайлау участогында 171 сайлау комиссиясе эшләячәк, 151 буш округка 160 кандидат теркәлгән. Президентка -- аерым, муниципаль берәмлекләргә аерым бюллетень булачак. Президент сайлаулары өчен алты: Елгабаш, Октябрь, Әмәкәй, Баланны, Олы Чакмак, Рус Шуган авылларындада электрон тавыш бирү комплексы урнаштырылачак

Депутатлыкка кандидат булып теркәлүчеләр турында мәгълүматлар белән газетабызның 3 нче битеннән таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X