Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Партия конференциясендә

Партия әгъзалары милли проектлар кысаларында эш планын, партия төзелеше һ. б. мәсьәләләрне тикшерде.

Казанда “Бердәм Россия” партиясе Татарстан бүлекчәсенең ХХVIII конференциясе үтте. Партия әгъзалары милли проектлар кысаларында эш планын, партия төзелеше һ. б. мәсьәләләрне тикшерде. Сайлаучыларның наказларын үтәүгә аерым игътибар бирелде, “Бердәм Россия” партиясенең бөтенроссия сездына делегатлар сайланды. Конференциядә безнең районнан партиянең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендәге делегация катнашты. Мөслим авыл җирлеге советы депутатлар төркеме җитәкчесе Эльвира Гәрәева конференциядә чыгыш ясады. Партия эшчәнлегендә актив катнашуы өчен бүлекнең башкарма комитеты җитәкчесе Сәвия Хәбировага “Бердәм Россия” партиясе Үзәк башкарма комитетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев