Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бердәм Россия” партиясе Мөслим бүлекчәсенең конференциясе үтте

29 июнь көнне район хакимияте бинасында "Бердәм Россия" партиясе Мөслим бүлекчәсенең конференциясе үтте. Көн тәртибенә "Бердәм Россия" партиясенең эшчәнлеге, депутатлыкка кандидатлар сайлау, сайлау алды программасын билгеләү, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан регионара бүлекчәсенең 23 нче конференциясендә катнашу өчен делегатлар билгеләү кебек мәсьәләләр кертелгән иде.

Конференцияне ачып җибәреп, район башлыгы Рамил Муллин делегатлар каршында районда башкарылган һәм башкарылачак эшләр буенча чыгыш ясады. Шуны да әйтергә кирәк, конференциягә авыл җирлекләрендә үткән, праймериз вакытында сайланган кандидатлар һәм чакырылган кунаклар килгән иде.

Конференция вакытында Мөслим инженерлык челтәрләре җәмгыяте җитәкчесе Рамил Хафизов , "Сетевая компания" җәмгыятенең Мөслимдәге филиалы җитәкчесе Кәрим Сәитгәрәев та чыгыш ясадылар.

Конференция ахырында "Бердәм Россия" партиясең яңа вәкилләренә партия билеты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама