Мөслим-информ

"Бердәм Россия" Кыш бабае бүләк өләште

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге ел да "Алло, Кыш бабай!" акциясе уздыра. Бүген дә Бердәм Россия кыш бабаена шалтыратып, 20дән артык бала күчтәнәч пакетларына лаек булды.

Бу елны да Кыш бабай сабыйлар белән рәхәтләнеп телефоннан сөйләште, аларның укулары, уңышлары белән кызыксынды, бәйрәм белән тәбрик итеп, җылы теләкләр, зирәк киңәшләрен юллады. Күчтәнәч пакетларын әзерләүдә спонсорлык ярдәмен Дәүләт Думасы Депутаты Ринат Хайров, шәхси эшмәкәрләр Фаит Шәймурзин һәм Ирек Хәмәдишин күрсәтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: