Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бердәм дәүләт имтиханнаыры артта калды, укучылар нинди нәтиҗә белән чыкты

Уку елы дәвамында укучыларны борчып торган Бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары, ниһаять артта калды. Укучылар иркен сулап аттестат биргәннәрен көтәләр. 11 сыйныфны тәмамлаучылар рус теленнән сынауларны уңышлы тапшырганнар. Район буенча уртача балл 69, 9 булып, 21 укучы хәтта 80нән артык балл җыйган. Узган ел бу фәннән уртача балл 63,1 булган....

Уку елы дәвамында укучыларны борчып торган Бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары, ниһаять артта калды. Укучылар иркен сулап аттестат биргәннәрен көтәләр.

11 сыйныфны тәмамлаучылар рус теленнән сынауларны уңышлы тапшырганнар. Район буенча уртача балл 69, 9 булып, 21 укучы хәтта 80нән артык балл җыйган. Узган ел бу фәннән уртача балл 63,1 булган. Математиканың база өлешен 70 бала тапшырган. 1 бала бусаганы үтә алмаган. Уртача балл 4,3 не тәшкил итә, узган елгы нәтиҗәләргә күз салсак бу сан 3, 7 тиң булган. 60 бала математиканың профиль өлешен тапшырган. Оештыручылар таләп иткән 27 баллны - бусаганы 4 бала җыя алмаган. Калганнарның уртача күрсәткече 50 балл тәшкил итә, 2015 елда бу сан 38,3 булган. Математиканың база һәм профиль өлешендә тиешле балларны җыя алмаган 2 укучы 28 июньдә кабаттан сынау бирәчәкләр. Җәмгыять белеменнән белемнәрен сынап карарга 39 бала теләк белдергән. Кызганычка каршы 5 укучы бусаганы үтә алмаган. Калганнарның уртача күрсәткече 54,4 баллга тиң, узган ел бу күрсәткеч 46,4 булган.

Мәгариф министрлыгы карары нигезендә 11 сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәләре 25 июньдә башлана.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X