Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бердәм булганда

Җирлектә ике мәктәп, ике балалар бакчасы, ике авыл клубы һәм китапханәсе халыкка хезмәт күрсәтә. Шулай ук ике авылда фельдшер-акушерлык пунктлары, Шуганкада почта бүлекчәсе, дүрт шәхси кибет эшли. Гомумән, 16 социаль объект бар.

Баланлы авыл җирлегенә кергән Баланлы, Шуганка, Чия-Түбә авылларында 655 кеше яши, шуның 288е – эш яшендәгеләр, 55е – үзебездә бюджет өлкәсендә, шәхси эшмәкәрләрдә, 8е “Намус” агрофирмасында хезмәт куя, 70 кеше читтә эшли. Үз эшләрен ачып, гаилә фермалары булдырган Габидуллиннар, Йосыповлар, җир кишәрлекләре алып, икмәк, печән үстерүче Рифкать Юнысов, Ришат Шәгалиев, Ринат Хәсәнов, Назыйф Әюпов кебек эшмәкәрләр башкаларга матур үрнәк күрсәтәләр. Шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән сөтне эшкәртеп, эремчек, каймак, катык, корт, куертылган сөт сатудан шактый файда алучылар да бар.

Җирлектәге 238 шәхси хуҗалыкта 371 баш мөгезле эре терлек (шуның 190ы – сыер, 110нан артык сарык һәм кәҗә, 6 ат) исәпләнә. Ел башыннан ике авылда халыктан 215 мең литр сөт җыелды. Гаиләләр бюджетына барлыгы 3 млн сумга якын акча кергән, дигән сүз.

 

Җирлектә ике мәктәп, ике балалар бакчасы, ике авыл клубы һәм китапханәсе халыкка хезмәт күрсәтә. Шулай ук ике авылда фельдшер-акушерлык пунктлары, Шуганкада почта бүлекчәсе, дүрт шәхси кибет эшли. Гомумән, 16 социаль объект бар.

Халыкның тулы канлы яшәешен тәэмин итү, ялын файдалы оештыру, спорт чараларына тарту өчен социаль учреждениеләрдә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Җирлектә өлкән яшьтәгеләр күбрәк булганлыктан почта, фельдшер-акушерлык пунктларының функциональ эшләве бик мөһим. Әлеге оешмаларда хезмәт куючыларыбыз үз эшләрен белеп, яратып башкаралар. Ике социаль хезмәткәребез мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәргә ярдәм итә. Караучысыз, ярдәмчесез интегеп яшәүчеләребез юк. Лаеклы ялга чыккач та, үзләрен тормыш корабыннан төшеп калган дип хис итмәсеннәр өчен, өлкәннәрне җирлектә үткәрелгән чараларга тартабыз, дини бәйрәмнәргә чакырабыз. Балалары булмаган яки сирәгрәк кайткан өлкәннәр янында авыл җирлеге активы еш була. Спонсорларны җәлеп итеп, күчтәнәчләр алып керү, җыр-бию, матур сүзләр белән күңелләрен күтәрү, кирәкле әйбер-караларын алып кайтып бирү оештырыла. Өлкәннәр декадасын шәхси эшмәкәрләр, “Намус” агрофирмасы, иганәчеләр ярдәме белән ике авылда да зур табыннар әзерләп үткәрдек. Шулай ук бюджет оешмалары үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәре янында булып, тәбрикләп кайттылар. Ураза, Корбан гаетләрен дә зурлап, шәригать кануннарына туры китереп уздырабыз. Бу чараларда өлкәннәрнең актив катнашуы, яшьләрнең дә елдан-ел ныграк тартылуы күзәтелә. Аралашу, хәбәрләшү өчен төрле юллар булдырабыз. “ВКонтакте” челтәрендә җирлегебезнең үз төркеме бар. Меңнән артык әбунәчесе булган әлеге төркем хәбәрләшү, аралашу, котлаулар өчен актив файдаланыла. Анда конкурс-бәйгеләр дә оештырып торабыз. Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, #декадапожилых2018 #помним #гордимся хэштегын куеп, өлкәннәребез турында язмалар урнаштырдык. Җиңүчеләрнең геройларына район мәдәният йортына ретро-концертка бару мөмкинле тудырылды.

Корбан гаете алдыннан 19 гына кеше исәпләнгән Чия-Түбә авылында зур бәйрәм оештырылды, авыл яңа коелы булды. Җирлек, Лукойл-Ритэк социаль-мәдәни проектлар конкурсында җиңеп, “Авылым коесы” проектын тормышка ашыру өчен грант откан иде. Әлеге акчага әтисе ягыннан Чия-Түбәгә бәйләнгән Илдар Гәрәев авыл уртасындагы коены бик матурлап үзгәртеп ясады. Кое ачылу тантанасына чиятүбәлеләрне тәбрикләргә район үзәгеннән, төрле шәһәр-авыллардан кунаклар килде. Сәүдә гөрләде, медицина ярдәме, концерт номерлары күрсәтелде.

Җирлектә халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына колачлы эшләр башкарыла. Шуганка авылының Совхоз урамында юл куркыныч хәлдә, әз генә яңгыр яуса да, ерып чыккысыз иде. 631мең 249 сум күләмендә үзара салым һәм дәүләт акчалары ярдәмендә бу юл яңадан җәелде. Баланлы авылындагы су системасын яңарту да зур эшләребезнең берсе, дияр идем. 1975 елда салынган металл торба, яраксыз хәлгә килеп, әле аннан, әле моннан тишелеп җәфалады. 580 мең сумга төшкән бу эшне дә төгәлләп киләбез. Янгын куркынычсызлыгы максатыннан гидрант, краннар куелды. Мөмкинлектән файдаланып авыл халкы да өйләренә су кертте, элекке торбаларын алыштырды. Башняларның теркәү һәм экологик документларын ясау, тирә-юнен әйләндереп алу, зиратларны дератик эшкәртү, урамнарга яктырткыч лампочкалар сатып алу, чүплекләрне тигезләү, чүп җыю, газ торбасын күтәртү дә куркынычсызлык таләпләрен тормышка ашыру , яшәеш сыйфатын яхшырту ниятеннән башкарылды. Бу максатларга 600 мең сумнан артык акча сарыф ителде. Юлларны грейдерлау, юл кырларын чабу, Сабантуй үткәрү өчен мәйданнар ясау, матурлап буяу, җирлектә булган оешмаларга косметик ремонт үткәрү кебек чараларга да чыгымнар үзара салым акчасыннан тотылды. Җәй айларында хезмәт, мәшгульлек үзәге һәм авыл җирлеге аша яшүсмерләрне эшкә җәлеп иттек. Алар көче белән буа, чишмәләр тирәсе чүп-чардан арындырылды, урамнар, зират буйлары чабылды, күрсәтмә такталар буялды, баганалар агартылды, юл буйларындагы чүпләр җыелды.

Башка еллардагы кебек кышын юлларны кардан чистарту, язын ташу юлларын ачып кую кебек эшләр планлаштырыла. Әлеге эшләргә өстәп, киләсе елда Баланлыдагы Совет урамының асфальт юлын ремонтлау, һәйкәлләргә косметик ремонт ясау, Сабантуй мәйданнарына эскәмияләрне арттыру, Яңа Егоревка зиратының юлын төзекләндерү, мәктәпләрнең фасад өлешенә косметик ремонт үткәрү планлаштырыла.

Җирлектә яшәүчеләр үзләре дә тирә-юньне матурлауда, яхшыртуда актив катнашалар. Халык көче белән Баланлы зираты коймасы тулысынча буяп чыгылды, чистарту, агачларын кисү эшләре башкарылды. Шуганка, Яңа Егоревка, Чия-Түбә зиратларында да чистарту-җыештыру өмәләре һәрдаим үткәрелеп тора. Шуганкалылар зират юлына үз көчләре белән таш җәйдерде, зират капкасы яңартылды. Баланлыда өмәләр ясап яз-көз нарат агачлары утыртылды, киләчәккә матур парк барлыкка килер, дип көтәбез. Максатлар, алга куелган планнар зурдан. Бердәм булганда эшебез дә гөрләп барыр, яшәеш сыйфаты да күтәрелер.

Илүсә Исламова,

Баланлы авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев