Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер җылы сүз җитә...

Гомерем буе терлекчелектә эшләдем. Без пенсиягә чыккач кына колхозыбыз таралды. Күңелебез кителде, артык кашыкка әйләндек.

Бер көнне оныгым Марат дәресләрдән соң безгә кайтты. “Әби, сезне иртәгә сәнгать мәктәбе коймак белән чәй эчәргә чакыра. Концерт та була”, – ди. Марат улым сәнгать мәктәбенә рәсем дәресләренә йөри. Улымны кочаклап алдым, күңелем тулды. Олы кешегә күп кирәкми шул, аздан да күңел була.

“Курай” паркында сәнгать мәктәбе үткәргән бәйрәм бик күңелле булды, оештыручыларга зур рәхмәт! Балаларыбызның осталыгына шатландык, шуның өстенә коймак, чәй белән сыйладылар. Илгиз Низамов, Рөстәм Шәрипов, Әлфия Измайлованың татлы сүзләре, кайгыртулары йөрәгебезгә сары май булып ятты.

Өлкәннәр ункөнлегендәге тагын бер вакыйга күңелгә кереп калды. Илгиз Исламов, өлкәннәрне ташламалы бәядән бодай белән тәэмин итте. Икмәкне очсыз бәядән ала алуыбызга нык сөендек! Игелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын!

Надежда Утябаева.

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X