Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер яшьлектә, бер картлыкта

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында “Алтын яшь” (“Золотой возраст”) район конкурс-фестивале үтәчәк.

Аның максаты – өлкән яшьтәге кешеләргә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге тудыру, гореф-гадәтләрне саклау һәм аларны яшь буынга тапшыру, ял сәгатьләрен файдалы итеп оештыру. Конкурс-фестивальдә хатын-кызлар – 55 яшьтән, ир-атлар 60 яшьтән, аерым һәм коллектив номерларда төрле жанрларда катнаша ала. Заявкалар 2020нче елның 15 гыйнварына кадәр район мәдәният йортында кабул ителә. Чара ике этапта үтә: сайлап алу туры – 22 гыйнварда, финал – 5 февральдә. Катнашучылар җыр-биюдә, нәфис сүздә, музыка инструментларында уйнауда сәләтләрен сынаячак. Барлык катнашучыларга һәм җиңүчеләргә Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортының дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. 

Реклама 18+

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X