Мөслим-информ

Бер яшьлек бала җиденче каттан егылып төшеп үлгән

Күпсанлы имгәнүләр алган баланы хастаханәгә алып киткәннәр.

Бүген Казанның Чуйков урамында 27нче йортта иртәнге сәгать дүрттән соң фаҗига булган. Җиденче каттагы фатир тәрәзәсеннән бер яшьлек бала егылып төшкән.

Күпсанлы имгәнүләр алган баланы хастаханәгә алып киткәннәр.

«Баланы уртача авыр хәлдәге балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Әмма берникадәр вакыттан соң бала үлгән», — дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: