Мөслим-информ

Бер әти ДНК анализы ясаганнан соң, баланы үзенә алган

Узып баручы елны район опека һәм попечительләр бүлеге дә матур эшләр белән озата. Декабрь аенда гына Иске Вәрәш авылында тәрбиядә булган бер баланы үз әтисе эзләп тапкан. Әлеге әти ДНК анализы ясап, баланы үзенеке икәнен раслаган һәм баланы үзенә алып киткән.

Бу елда җирлегебезгә 14 бала кайтты. Шулай ук 14 бала, 18 яше тулып, төрле уку йортларына киттеләр. Тәрбиягә алган гаиләләре белән төзелгән килешү өзелсәдә, балаларның барысы да гаиләләргә кайтып йөриләр. Горбуновка авылыннан Аэлита Шахмаева, инде үзе гаиләле. Һәм быелгы елда, әлеге гаилә Алабуга шәһәреннән фатир алу бәхетенә иреште. Тойгелде авылындагы гаиләдә тәрбияләнүче Лиана Галимовага да, Түбән Кама шәһәреннән фатир алу бәхете елмайган.

Бүгенге көндә җирлегебездә барлыгы 173 бала әти - әни назын табып, гаиләләрдә яшиләр. 28 баланы әби - бабасы һәм туганнары опекага алганнар. Уллыкка һәм кызлыкка алынган 44 бала исәптә тора. Әти - әнисенең ирекле теләге буенча, 5 бала якын туганнарында тәрбияләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: