Реклама
Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итәләр: Мөслимдә мошенниклык очраклары арткан. Соңгы вакытта социаль челтәр аша төрле алдау юллары белән акча салдыручылар барлыкка килгән.
Закон бозучылар билгеле схема буенча эшли: социаль челтәрдәге битнең парольләрен беләләр дә, кемнеңдер исеменнән соңгысының таныш-белешләренә акча сорап яза. Акча сорап мөрәҗәгать итүләр кешене кинәт борчуга сала: я авариягә юлыктым, я кәрәзле телефоннынны блокировкаладылар, тиз генә акча күчерегез, диләр. Олы яшьтәге бер райондашыбыз шундый явыз кешеләр кармагына эләгеп, билгесез затка 10 мең сумнан артык акчасын күчергән инде. Игътибарлы булыгыз. Таныш-белешләрегездән социаль челтәр аша ашыгыч хатлар килеп ирешсә, шалтыратып белешегез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз