Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер меңнән артык курай ясаган (+ФОТОЛАР)

Түбән Табын авылындагы интернат мәктәптә укучылар курай ясаучы Назыйф Хәбипов белән очраштылар.

Мәктәпкә шефлык итүче Әлмәт шәһәренең АТП ПАО “Татнефть” оешмасында слесарь булып эшләүче ир-егет үз гомерендә бер меңнән артык курай ясаган, курайда уйнау серләренә дә үзлегеннән төшенгән. Мастер-классны укучылар йотлыгып карады. Очрашуга улы Рамазанны да алып килгән иде Әлмәт шәһәре кунагы. Рамазан бик матур итеп гармунда һәм баянда уйнады. Укучылар алдында Җәлил районы музыка мәктәбенең пианино укытучысы Оксана Шиһапова, саксофончы Дамир Хәйруллин да чыгыш ясады. Интернат мәктәбенең “Моң” ансамбле дә үз чиратында концерт номерлары тәкъдим итте. Җылы атмосферада барган әлеге очрашудан укучылар да, укытучылар да канәгать калды.

Лилия Шәймиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев