Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер күрешү – үзе бер гомер

13 май көнне Казанда якташлар очрашуы узды. Очрашуга Мөслимнән чыккан күренекле шәхесләр, Казанда яшәүче якташлар, студентлар чакырылды.

Очрашу В. Ленин исемендәге мәдәният йор­тында узды. Шунда ук Мөслим эшмәкәрләре җитештергән продук­ция тәкъдим ителде, ба­лалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең кул эшләреннән күргәзмә эшләде. Очрашуга килүчеләрне “Ык буйлары” халык җыр һәм бию ансам­бле дәртле җырлары белән сәламләде.

Очрашуны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов ачты һәм районда башкарылу­чы эшләр белән таныштырды, язучы Ләбиб Леронны Г. Ту­кай исемендәге премиягә лаек булуы белән котлады. (“Район башлыгы юк идемени?” – дип кызыксынучылар өчен: ТР Президенты йөкләмәсе буен­ча Альберт Хуҗинга бу көнне эш визиты белән Әстерханга китәргә туры килде.)

Очрашуга Татарстанның беренче президенты, хезмәт юлын Мөслимдә башлаган Минтимер Шәймиев та чакы­рылган иде. Үзе килә алма­са да, Минтимер Шәрипович мөслимлеләргә хат юлла­ган. Анда мондый юллар бар: “Мөслимдә туып үсмәсәм дә, “якташларым” дип мөрәҗәгать итәм, чөнки, чынлап та, Мөслим районы – күңелемә якын, газиз җир ул! Алга таба югары үрләргә күтәреләчәк хезмәт юлымның нәкъ менә Мөслимнән башлануы белән горурланам. Үз вакытында, Мөслим РТСының баш инже­неры буларак, районны ар­кылыга-буйга йөреп, басула­рын тирән итеп сөреп чык­тык дисәм дә, ялгыш булмас. Анда зур тормышның иң тәүге, иң мөһим сабакларын алдым, хезмәт кешеләрен аңлап- олылап эшләргә өйрәндем, үз һөнәремдә һәм кешеләр белән аралашуда тиңсез тәҗрибә ту­пладым. Мөслимдә мин го­мерлек дуслар таптым, хәләл җефетем Сәкинә белән гаилә учагыбызны да Мөслимдә ка­бызып җибәрдек, беренче улы­быз да шунда дөньяга килде. Мөслим кешеләрен безгә ка­рата һәрчак дустанә һәм иге­лекле мөнәсәбәттә булганна­ры өчен тирән ихтирам һәм олы рәхмәт хисләребезне җиткерәбез.”

Очрашуны (сөйләшүне) район Советының аппарат җитәкчесе Ринат Гарипов белән яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров алып барды. Егетләр кунакларга өч со­рау белән мөрәҗәгать итте: Мөслим сезнең өчен нәрсә ул? Тормышыгызда нинди миз­гел хәлиткеч роль уйнады? Мөслим яшьләренә, халкына нинди теләк-тәкъдимнәрегез бар?

Якташларның һәркайсы өчен Мөслим – туган җир. Беренче сорауга шундый җаваплар яңгырады да. “Мөслим – иң кадерле, иң газиз төбәгем. Мөслимем булмаса, Баегым булмаса, мин дә булмас идем”, – диде шагыйрә Шәмсия Җиһангирова. “Мөслим – әби- бабаларым белән бәйли торган бер үзәк. Ул безгә рухи көч, ны­клык бирә. Шушы чылбырга карап үзебезне дөреслибез”, – диде ТР Фәннәр академия­се вице-президенты, филоло­гия фәннәре докторы, профес­сор Дания Заһидуллина. “Вил­дан” ҖЧҖ директоры, стома­тология клиникалары челтәре җитәкчесе, Казандагы Мөслим якташлар җәмгыяте рәисе Рәшит Вилданов Мөслимне әти-әнисе – Фәссах карт белән Хава карчык, яңа чабылган печән, мичтән яңа чыккан ипи исе белән бәйләде.

– Мөслим – әниемнең ту­ган җире. Әнием тормышны аңларга, позитив булырга, кешеләр белән сөйләшкәндә елмаерга өйрәтте. Минем балачагым Мөслимдә үтте. Мөслимдә беренче тапкыр гашыйк булдым”, – диде “Яңа гасыр” телерадиокомпани­ясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ил­шат Әминов. – Мөслимдә мин татар телен өйрәндем. Шуңа бәйле һөнәрне дә Мөслим бир­де, дип әйтергә була. Класста мин берүзем татар телен белә идем, шуңа мәктәптә укыган­да мине телевидениегә чакыр­дылар һәм мин шунда кал­дым”.

Тормышыгызда нинди мизгел хәлиткеч роль уйнады? Әлеге сорауга җавап биргәндә ТР Мәгарифне үстерү ин­ституты ректоры, икътисад фәннәре докторы, педагоги­ка фәннәре кандидаты, про­фессор Рәис Шәйхелисламов мәктәптә укыган елларын искә алды:

– Беренче сыйныфта укы­ганда мәктәп тәрәзәсе ва­тылуны миңа сылтады­лар. Бик шаян идем, әмма тәртипсез булмадым. Нахак­ка гаепләүләре күңелгә авыр тәэсир итте. Шуның өстенә: “Моннан нәрсә көтәсең?! Кем чыксын аннан?!” – дип, бик нык ачуландылар.”

“Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, чы­гарылыш кичәсенә дә бармый­ча, хәрби училищега керергә дип, Ленинградка китүен һәм укуын ташлап кайтуын искә алды. “Әти: “Минем кебек бал­та чабарсыңмы?!” – дип, мине Казанга җибәрде. Кайсы уку йортына барсам да, кабул итү имтиханнары тәмамланган. Казан кооперация техникумы­на икенче дулкын кабул итү имтиханнары бара иде, шун­да укырга кердем. Әлеге уку йортын тәмамлап, гомерем буе сәүдә өлкәсендә эшләдем. Башка уку йортларында им­тиханнар төгәлләнмәгән бул­са, бәлки, төзүче яки агро­ном булыр идем,” – ди ул. Шәмсия Җиһангирова Казан­нан Мөслимгә “кукурузник” белән очуын, Казан мәктәп- интернатына укырга барган­да аяк киеменең табаны төшеп калуын искә алды. Хезмәт ве­тераны Рөстәм Шәрипов, “10 сыйныфны тәмамлап, меха­низатор таныклыгы алып, Ме­лиорация системасында эшли башлавын һәм, шушы система­да эшләп, район башлыгы бу­луын, бүген Мөслимнең мак­таулы гражданины исемен йөртүен” хәлиткеч мизгел дип атады. КФУның Психология һәм мәгариф институты директо­ры урынбасары, педагогик фәннәр докторы Алмаз Галимов якташларының ярдәмен рәхмәт хисләре белән искә алды.

– Казанда иң берен­че проблема ул – яшәү уры­ны. Авылдашым Рөстәм Га­фаровка мөрәҗәгать иткәч, ул мәсьәләне якташыбыз Ле­нар Вәлиевка аңлаткан. Ле­нар Сәйделович торак белән тәэмин итү программасына кертү өчен Президент исеменә хат алып килергә тәкъдим иткән. Мин җитәкчем Васыйл Гайфуллиннан, район баш­лыгы Рөстәм Шәриповтан хат алып килдем. Шул рәвешле ике елдан фатирлы булдым, – ди Алмаз Галимов. Шуңа бәйле якташыбыз яшьләрне дә бәйләнешләрне өзмәскә ча­кырды: “Бәйләнеш ул – капи­тал. Бәйләнешләрне саклагыз һәм яңа бәйләнешләр булды­рыгыз!”

– Гомер санап кына бирелә. Хезмәттән, эштән курык­магыз! Тәүлеккә 16 сәгать эшләгән кешеләр һичшиксез уңышка ирешә, – диде Да­ния Заһидуллина, яшьләргә киңәш биргәндә. Студент­ларга, Мөслимгә кайтып, үз бәхетләрен туган якта табар­га киңәш итүчеләр дә булды.

Педагогик фәннәр док­торы, профессор, Россиянең һәм Татарстанның атказан­ган укытучысы Васыйл Гай­фуллин һәм Рәшит Вилданов та шушы фикерне куәтләделәр: “Эшнең, эшмәкәрлекнең мак­саты акча эшләү булса, эш ба­рып чыкмый. Нинди дә булса эшне шушы һөнәрне яраткан­га башкару кирәк. Күңел биреп эшләсәң, дәрәҗәң дә була”. ТР Дәүләт Советы депутаты Аль­берт Хәбибуллинның да фи­кере матур иде: “Өлкәннәр күпме тырышып та, яшьләр үзләре тырышмаса, үзләре өлеш кертмәсә, максатка ире­шеп булмый”.

Мөслим халык теа­тры якташларга Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” драмасын күрсәтте. Якташла­рыбыз әсәрне бик яратып ка­бул итте. “Күңелләрдә мәңге сакланырлык гаҗәеп бер та­маша булды! Артистлар уйна­мады, сәхнәдә яшәде һәм алар белән бергә без дә Булат белән Мәйсәрә хис-тойгыларын кичердек”, – диде Шәмсия Җиһангирова, Мөслим халык театрына рәхмәтен җиткереп.

Айзилә Мөхәмәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев