Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер күрешү – үзе бер гомер

Тукай районының Иске Абдул мәдәният йортына Тукай һәм Мөслим районы ветераннар советы рәисләре «Бер күрешү – үзе бер гомер» исемле очрашу кичәсенә җыелды.

 Иске Абдул авылы ветераннар советы рәисе Клара Хөсәенова тәкъдиме белән оештырылган кичә үзара тәҗрибә алмашу, дуслык күперен ныгыту һәм күңелле ял итү чарасы да булды.

Очрашуга килгән мөслимлеләрне Фәридә Әшрәфуллина һәм Клара Хөсәенованың кул эшләре белән бизәлгән фойеда Иске Абдулның «Асылъяр» фольклор ансамбле җыр-моңнар белән каршы алды. Мөслим белән Тукай районы гомер-гомергә кыз алышып, туганлашып яши. Очрашуга килгәч, якташларның сөйләшеп сүзләре бетмәс кебек булса да, иң беренче эш итеп мөслимлеләр белән тукайлылар Бөек Ватан сугышында һәм Әфган сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәк салдылар. Безнең район әфганчылары белән Мөслимнекеләр дистә еллар инде тыгыз бәйләнештә торалар. «Без исәннәрнең кадерен белеп – күчтәнәч, һәлак булганнарны онытмавыбызны раслап, чәчәк бәйләмнәре алып килдек», – диделәр мөслимлеләр. Аннары кичәгә килгән халык тамаша залына агылды.
Очрашу кичәсен Мөслим районы ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов ачты: «Якташыбыз Фаил Камаев Тукай районы башлыгы булганга гына түгел, гомер буе бер-беребезнең хәл-әхвәлен белеп, уртак бәйрәмнәр оештырып торабыз. Сезгә күчтәнәч итеп милли ризыгыбыз – чәкчәк алып килдек. Мөслимлеләрнең күңел җылысын кушып пешергән затлы сыебызны кабул итеп алыгыз. Икенче күчтәнәчебез җан азыгы булыр», – дип, сүзне утыз ел буе район җирлегендә эшләп килүче «Сүнмәс дәрт» клубы әгъзаларына бирде. Алар исә дәртле биюләре, җыр-моңнары белән өлкәннәрне мизгелгә генә булса да аулак өйле һәм гармунлы яшьлекләренә кайтарды. Театральләштерелгән шаян күренешләр тирән мәгънәгә ия булулары белән күпләрнең күңеленә хуш килде. «Сүнмәс дәрт» клубының сәнгать җитәкчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Абдуллинның һәм балалар язучысы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Мөҗәһит Әхмәтҗановның өздереп баянда уйнаулары алкышларга күмелде. Сугыш чоры баласы Миргазиз Муллин 75 яшендә сәхнәдә ут уйнатып биеп таң калдырды. Гомере буе физкультура дәресләре укыткан, өлкән яшьтәге Альберт Иванов чегән биюен башкарды. Нинди генә бәйрәм, кичә булмасын, халкыбыз легендар җырчыбыз Илһам Шакировны хөрмәт белән искә ала. Бу очрашу кичәсендә дә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Миргарифан Ханнанов «Китмә, сандугач!» җырын йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкарды. Концерт-тамашада катнашкан барлык чыгышларны да санап чыгу мөмкин түгел. Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова әйткәнчә, бу очрашу кичәсенә Мөслимнең «Бездән әле яшьлек узмады» дип, ялкынланып яшәүче иң булдыклы ветераннары килде. Марина Бәдретдинова бу кичәнең тормыш-яшәештә әһәмияте зур булуын ассызыклап: «Кеше арасына – дөньяга чыгу кирәк. Лаеклы ялга чыккач кеше үз рәхәте өчен дә яшәргә тиеш. Бу очрашу күңелебезгә очкын салды һәм ул ялкын һич сүнмичә йөрәкләрдә яшәр», – диде.
Кичәдә күңелле мизгелләр күп булды. Мөслимдә яшәп иҗат итүче Фоат Садриевның хатыны – ТРның атказанган укытучысы Сәйденур Садриева: «Моннан 60 ел элек миңа белем биргән укытучыларым Галия апа белән Зөфәр абый Дәүләтшиннарга иремнең китабын бүләк итәсем килә. Фоатның иҗаты югары бәяләнүдә минем дә өлешем зур. Димәк, халык язучысы Фоат Садриевның китапларына сезнең дә өлешегез кергән, хөрмәтле укытучыларым. Чөнки сез миндә татар әдәбиятына, халкыбызга, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләдегез. Инде үзем өлкән яшьтәге кеше булсам да, алдыгызда баш иеп, рәхмәтләремне җиткерәм. Туган ягым, аның кешеләре белән бик тә горурланам», – диде. «Шундый күңелле кичәне оештыруда ярдәм күрсәткән хуҗалык рәисе Марат Сафинга, матур тәкъдимнәрне күтәреп алып, хуплап торган авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафинага, чакыруыбызны кабул итеп күрешергә килгән мөслимлеләргә рәхмәт. Фаил Камаев Тукай районы данын күтәрү өчен зур тырышлык куя. Быел 175 мең тонна икмәк җыеп республика күләмендә беренче урынны яуладык. Социаль объектлар, юлларны төзекләндерү һәм яңаларын салу буенча да районыбызда зур эш бара. Мөслим җирлегендә туып-үскән һәм безнең районда тормыш корган, төрле өлкәләрдә хезмәт куйган якташларыгыз белән горурлана аласыз», – диде Иске Абдул ветераннар советы рәисе Клара Хөсәенова. Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Илфак Бариев очрашудан алган җылы тәэсирләре белән уртаклашты. Матур традициягә әйләнгән кунакка йөрешүләрнең дәвамлы булуын теләде.

Зәрия Вәлиева.

Язма "Якты юл" газетасы сайтыннан алынды.

Фәридә Әшрәфуллина фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөслим без мөслимлеләр ветераннар очрашу Тукай районы