Бер көндә коронавирустан Татарстанның меңгә якын кешесе прививка ясаткан
Кичә татарстан медиклары республика халкының 995е Covid-19 коронавирусыннан вакцина ясады. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«18 гыйнварда вакцинацияләүнең беренче этабын-728 кеше узды, икенче этап — 267», — дип сөйләделәр ведомствода.
Татарстанда «Спутник V» прививкасын республиканың 5 906 кешесе ясаган. Шул ук вакытта препаратның икенче дозасын 1289 вакцияле кеше алырга өлгергән.
Татарстанда Covid-19дан күпләп вакцинация дүшәмбе көнне, 18 гыйнварда башланды. Хәзерге вакытта республикага 13,4 мең доза «Спутник V» комплекты килгән, шул исәптән 1,1 меңе — узган атна азагында. Регион алган вакциналарның 43,9% ы инде файдаланылган, дип аныкладылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/19-01-2021/za-den-pochti-tysyacha-tatarstantsev-privilis-ot-koronavirusa-5800051
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев