Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер гасырлык гомер

Балаларың, якыннарың янәшәсендә булып, аларның яратуын тоеп яшәү – бәхет ул! 100 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән Халидә апа Кадыйрова – шул бәхетлеләрнең берсе.

Мари Бүләр авылында яшәүче Халидә Әхвәли кызы Кадыйрова шушы көннәрдә 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гасыр яшьтәшен котларга район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов барды. 
 

– Арабызда йөзьяшәрләр күбрәк булсын иде әле! Сөйкемлелеге йөзенә чыккан, ак һәм пакь күңелендә бары изгелек кенә яшәгән Халидә апа кебек кешеләр – җирлегебезнең аяклы тарихлары. Әлеге буын күргән авырлыклар, кичергән михнәтләр аларның йөзенә буй-буй буразналар сызса да, алар тормыштан канәгать булып яшиләр. Халидә апага Ходай имин тормыш бирсен! Балаларының, онык-оныкчыкларының кадерлесе булып, алга таба да сөенеп яшәргә язсын! 
 

Азат Әхмәтҗанов, Халидә апаның иңнәренә җылы шәл салып, әнә шундый җылы теләкләрен җиткерде. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткасы, район башлыгының күчтәнәч пакеты тапшырылды. 
 

– Минзәлә районының Калтак авылында дөньяга килгәнмен. Әтием Әхвәли белән әнием Солтанбикә гади крестьяннар иде. Кечкенәдән укытучы булырга хыяллана идем. Мәктәпне тәмамлау белән Минзәлә педагогия көллиятенә укырга кердем. Беренче эш урыным Актаныш районының Түке авылы мәктәбендә булды. Сугыш башлангач, мине Калтак мәктәбенә күчерделәр. Ил өчен авыр еллар булуга карамастан, укулар тукталмады. Балаларга аң һәм тәрбия биргәндә, “Иң мөһиме – күңел пакьлеге, вөҗдан һәм намус сафлыгы”, – дип өйрәттем. Шөкер, укучыларым тәртипле, акыллы булдылар, тормышта үз юлларын таптылар, – дип искә ала Халидә апа. 
Сугыш беткәч, кыз Мари Бүләр авылы егете Сәеткә кияүгә чыга. Биш балага гомер бүләк иткән йөзьяшәр бүген балалары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. 

 

Халидә апа гомер буе Мари Бүләр мәктәбендә башлангыч класс укытучысы булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач та, яраткан һөнәреннән аерылмый – туган йортына әйләнгән мәктәбендә тагын җиде ел балаларга белем һәм тәрбия бирә ул. 
– Әниебез төп хезмәтеннән тыш, агитатор һәм пропагандист буларак, клубта, унйортлыкларда лекцияләр укыды, игенчеләр, терлекчеләр арасыннан кайтып кермәде. Сайлау кампанияләрендә сәркатип булды. Без үскәндә әни өйгә кайтып та кермәде. Баш-аягы белән эшкә чумып, гомерен яраткан хезмәтенә багышлады. Шуңа да карамастан, без – балаларына да ярату-наз бүләк итте. Өйне курчак өе кебек чип-чиста итеп тотты, аш-суга бик оста иде, – ди кызы Сирена. 

 

Халидә апа дүрт баласының да беренче укытучысы булган. Әниләре биргән башлангыч белем белән алар алга таба да укуда сынатмаганнар. Бүген балалары фельдшер, бакча мөдире, “Газпром”да инженер, заводта алыштыргысыз эшче, алдынгы савымчы булып хезмәт куялар. Кешеләр алдында йөзләре якты, үзләре хөрмәтле. 
– Нәкъ җырдагыча, без әнкәйнең биш баласы идек, биш борчуы булдык кайчакта. Әниебез турында бары тик җылы сүзләр генә әйтергә була. Без ныклы нигезле, тату һәм пар канатлы гаиләдә үстек. Бертуганнарыбыз белән бер йодрыкка тупланып яшәвебез дә – әти-әниебезнең үрнәк тәрбиясе. Әтиебез гомер буе колхозда хезмәт куйды. Без әти белән әнинең ачуланышканнарын бер дә хәтерләмибез. Ипле, үзара ихтирамлы булды алар. Миңа менә 71 яшь, әнидән һаман да куркып торам әле, – ди Владислав абый. 
Бер гасырлык юбилее белән котлап, балалары, онык-оныкчыклары Халидә апага иң җылы, матур теләкләрен әйтеп, газизләрен чәчәкләргә, бүләкләргә күмделәр.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев