Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер гасыр гомер дә әз аларга!

Баек авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Гыйндулла Сәхип улы Сәхипов 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гасыр яшьтәше шул уңайдан бик күп котлаулар кабул итте.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының әле дә безнең арабызда булуы күңелгә рәхәтлек бирә. Утны-суны кичкән яшь егетләр – бүген инде чал чәчле ирләр, ягымлылыгын югалтмаган бабайлар. Бер гасыр гомер кичергән Сәхип ага да шундыйлар рәтендә. 
 

Ветеранны 100 яшьлек юбилее белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, авыл җирлеге башлыгы Марат Фәхерлегаянов барды. 
Гыйндулла Сәхипов балачагына туры килгән ачлык һәм юклыкны, сугыш елларының утлы газабын онытмый. Бүгенге аяз күгебез, имин тормышыбызга шөкерана кылып, тормыш иптәше Нәҗибә белән бәхетле гомер кичерә ул. Бөек Ватан сугышында Беренче Украина фронтының 3нче артиллерия дивизиясе миномет полкы составында дошманга каршы көрәшкән егет Курск дугасындагы каты бәрелешләрдә катнаша, Польша, Чехия, Германия шәһәрләрен азат итә. Аның катлаулы сугыш юлы Иделдән Эльба елгасына кадәр сузыла. Илгә җиңү алып айтканнан соң, матур итеп гаилә кора, хәләле белән бер-бер артлы өч балага гомер бирәләр. 

 

– Ходай Тәгалә гомеребез көзенә кадәр тигез тормыш биргәнгә сөенеп туя алмыйбыз. Бер гасыр гомер кичергән Гыйндуллама алга таба да сәламәтлектә яшәргә язсын иде. Тормышта үз юлын тапкан балаларыбыз, яраткан оныкларыбыз – безнең яшәү мәгънәсе. Атна саен кайтып, хәлләребезне белеп торалар, – ди хатыны Нәҗибә апа. 
Сәхип ага зур юбилее уңаеннан РФ Президентының котлау открыткасын, район башлыгының күчтәнәч пакетын, кунакларның җылы теләкләрен кабул итте. Ветераннарыбыз сафы кимемәсен иде әле! Бер гасыр гомер дә әз аларга!

Лилия Шәймиева.

Динар Нуретдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев