Мөслим-информ

Бер гаиләдә – дүрт фермер

Тойгелде авылында яшәүче Кәлимуллиннар гаиләсендә моңа кадәр терлекчелек белән шөгыльләнүче өч фермер исәпләнде: гаилә башлыгы Мөдәррис, улы Руслан һәм килене Гөлгенә.

Гаилә башлыгының җәмәгате Розалия Кәлимуллина да, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, 5 млн сум күләмендә хөкүмәт гранты отты. Әлеге акчага 20 буаз тана һәм терлек азыгы әзерләү өчен берничә төр техника сатып алырга планлаштыралар. Бүгенге көндә Кәлимуллиннар 180 баш терлек исәпләнә. Аларның 30ы – савым сыеры, 30ы – буаз тана, калганнары симертү терлекләре һәм бозаулар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: