Мөслим-информ

Бер эш тә чиратка куелмый

Соңгы атналарда күзәтелгән яңгырлар урак темпын берникадәр киметте. Басулар кипшерүгә агрегатлар кабат эшкә кереште. "Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасында да шулай - язгы бодай суктыру, көзге чәчү, салам җыю, силос салу бара. Агрофирмада бөртеклеләрнең гектар биреме уртача 28,5 центнер тәшкил итә. Солының "Стиплер" сорты һәм арпа 32 шәр центнер уңыш...

Соңгы атналарда күзәтелгән яңгырлар урак темпын берникадәр киметте. Басулар кипшерүгә агрегатлар кабат эшкә кереште. "Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасында да шулай - язгы бодай суктыру, көзге чәчү, салам җыю, силос салу бара.

Агрофирмада бөртеклеләрнең гектар биреме уртача 28,5 центнер тәшкил итә. Солының "Стиплер" сорты һәм арпа 32 шәр центнер уңыш белән куандырган. Арыштан - 25, көзге бодайдан 30 центнер алганнар. Урып-җыюда "Челныагроснаб" җәмгыятенә караучы механикалаштырылган отряд комбайнчылары өлгерлек күрсәтә. "Нью Холланд" комбайннарын иярләүче Рөстәм Балтаев, Наил Шәрипов, Әнәс Вильданов, Рәис Хәйбрахманов, Костантин Саличкин, Нияз Хәйбрахманов район игенчеләре ярышында сынатмый. "ДОН-1500" комбайнын иярләүче Разыйм Нурмөхәммәтов та 9 мең центнерга якын ашлык суктырган. Ындыр табакларына икмәк ташуда Рөстәм Сафин, Рәүфәт Хәйбрахманов, Эдуард Иманаев җитештерүчән эшли.

Басуларда киләсе ел уңышына нигез салу да бара. Быел агрофирма буенча 2000 гектарда көзге чәчү үткәрү планлаштырыла. Разыйф Кәрамов белән Марат Гайнанов, арыш чәчүне төгәлләп, көзге бодай чәчүгә керешкәннәр.

- Соңгы елларда чәчүлек орлыкның сыйфатын яхшыртуга йөз белән борылдык. Көзен үзебездә һәм "Чулман" агрофирмасында үстерелгән элиталы арыш һәм бодай орлыкларын чәчтек. Көзге бодайның югары уңыш бирүчән, сөрлекми торган һәм корылыкка бирешмәүче "Башкирская-10" сортын игәбез, - ди агрофирманың баш агрономы Рәсим Мөхәммәтдинов.

Шунысы игътибарга лаек: агрофирма пай җирләре өчен икмәк биреп бетереп килә. Мал асраучылар, килешүдә каралганча, салам да ала. Хезмәт хакы хисабына күпләп ашлык алучылар да бар икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: