Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер-беребезне хөрмәт итик!

Урамга чыксаң, күп кешенең кулында кәрәзле телефон. Укучы балага кадәр мәктәпкә барганда да, кайтканда да телефоннан сөйләшә. Ә халык акча юк, эш хакы әз дип зарлана. 

Ә менә ярты елга подписка бәясе 786 сум булган “Авыл утлары” газетасына язылуны кыйбатсыналар. Гаиләдәге кеше санынча кәрәзле телефон алырга, компьютерга, башкасына каян алалар икән соң ул акчаны? Йорт саен машина, хәтта кайбер ихатада икешәр әле. Кәрәзле телефоннан хәзер теле ачылмаган балалар да файдалана. Мәгълүмат чараларында аның баш миенә зыянлы булуы турында күпме сөйләсәләр дә, ата-ана, әҗәткә кереп булса да, баласына кыйммәтле телефон сатып алып бирә. Буш сүзләргә күпме акчаларын сарыф итәләр, сәламәтлекләренә күпме зыян салалар. 
Кибеткә керсәң, сатучылар телефонга ябышкан. Сине күрми дә, ишетми дә ул. И ачу килә шул чакта!.. Шоферлар да еш кына руль артында телефоннан сөйләшеп бара. Юл фаҗигасенә юлыкмас дип, кем әйтә ала?! Әйдәгез, бер-беребезне хөрмәт итик әле, җәмәгать! 
Флүрә Дәүләтшина, 
хезмәт ветераны. 
Мөслим.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев