Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташлыярның уңган кызлары

Ташлыяр авылы кызлары Земфира белән Резеда кечкенәдән бирле бергә. Бер үк мәктәпне тәмамлап, бер елда башкаланың элемтә техникумына юл тоталар. Казанда дүрт елга якын укып кайткач, кызлар Мөслимдәге АТС ка эшкә керәләр. - Авылыбызда мәктәп урам аркылы гына булса да, русча өйрәнәбез дип, күрше авылга, Михайловкага йөреп укыдык. Кечкенәдән спортны...

Ташлыяр авылы кызлары Земфира белән Резеда кечкенәдән бирле бергә. Бер үк мәктәпне тәмамлап, бер елда башкаланың элемтә техникумына юл тоталар. Казанда дүрт елга якын укып кайткач, кызлар Мөслимдәге АТС ка эшкә керәләр.

- Авылыбызда мәктәп урам аркылы гына булса да, русча өйрәнәбез дип, күрше авылга, Михайловкага йөреп укыдык. Кечкенәдән спортны яраттым. Укытучыларым да спорт мастеры булырсың дип, үсендереп тордылар. Әти белән әни генә бу теләгемә каршы төшкәч, элемтәче һөнәрен сайларга туры килде. Без кайтканда почта бүлеген Соббух абый Газетдинов җитәкли иде. Уку - бер нәрсә, өйрәнгәннәреңне практикада куллану - бөтенләй икенче әйбер. Инженер Илгиз Мадъяров кул астында эшебезнең серләренә төшендек. Без эшләгән бүлмә ЛАЗ - линияле автомат зал дип атала иде. Без элемтә электромеханиклары булып эшләдек", - дип сөйли Земфира Госманова.

Саклык банкы янында ике катлы агач бинада урнашкан район почта бүлеге бинасын өлкән буын яхшы хәтерлидер. Хәзер генә ул йорт саен телефон, бөтен кешедә кәрәзле элемтә чарасы. 1987 елда яшь кызларның АТСка эшкә урнашуларына дуслары да көнләшеп куя. Шулай булмыйча! Район, шәһәрара элемтәләрне ялгый торган җирдә эшлә әле син! Ул елларда АТС та эш тәүлек әйләнәсе дәвам итә.

- Сменалы эш булса да зарланмадык, шуңа укыдык бит! Элек телефон кабельләре бакырдан иде. Җир астыннан җепселле-оптик кабельләр сузылганчы, элемтә белән өзеклекләр еш булып торды. Без кайда проблема бар, монтерларны шул участокларга чыгарып җибәрә тордык. Линияләрдәге төзексезлекне генератор биреп үлчи идек. Җил, яңгыр аркасында элемтә бозылу очраклары еш булды. Элек бер коридор булып сузылган җиһазларны карап, төзәтеп тору кирәк булса, заманалар үзгәргәч, бөтен АТС бер бүлмәгә сыеп бетте, - ди Резеда Низамова. 30 ел бер оешмада эшләгән кызлар бүген инде әниләр, хәтта дәү әниләр. Земфира апа тормыш иптәше Шәфыйкъ абый белән дә эшләгән вакытта таныша. АТС ка армия хезмәтеннән соң монтер булып эшкә урнашкан егет белән кавышып, ике бала үстергәннәр, бүген инде онык сөяләр. Земфира Госмановага 50 яше тулу уңаеннан һәм 30 ел бер өлкәдә нәтиҗәле хезмәт куйганы өчен шушы көннәрдә генә "Таттелекомның атказанган хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

Резеда апаның тормыш иптәше Илдар абый район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан, бүген суд приставлары хезмәтендә шофер булып эшли. Ике ул үстергәннәр, ике оныклары бар.

Шул рәвешле Ташлыяр кызларының яшьлек еллары район электр элемтәсе узелында (хәзер оешманың исеме шулай дип атала) узган. Земфира апа оешманың өлкән электромеханигы булса, Резеда апа - сату һәм хезмәт күрсәтү офисы белгече. Клиентлардан түләүләр кабул итү дә аңа йөкләнгән. Икесе ике тармакта эшләсә дә, кызларның максаты бер - халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев