Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белмәсәң - бел: мөгезле эре терлек лейкозы турында ни беләсез?

Хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәге (ФГБУ "ВНИИЗЖ") мәгълүматларына караганда, Россиядәге мөгезле эре терлекнең өчтән береннән артыгы лейкоз белән авырый. Бу хәл сөт җитештерүдә дә, үрчем арттыруда һәм терлекчелек үсешен тоткарлый. Авыру сыерлар һәм аларның сөте белән нишләргә? Мөгезле эре терлек лейкозы нәрсә ул? Әлеге вирус шеш процессы китереп чыгара. Бу...

Хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәге (ФГБУ "ВНИИЗЖ") мәгълүматларына караганда, Россиядәге мөгезле эре терлекнең өчтән береннән артыгы лейкоз белән авырый. Бу хәл сөт җитештерүдә дә, үрчем арттыруда һәм терлекчелек үсешен тоткарлый. Авыру сыерлар һәм аларның сөте белән нишләргә? Мөгезле эре терлек лейкозы нәрсә ул? Әлеге вирус шеш процессы китереп чыгара. Бу вирус 1969 елда гына билгеле була. Мөгезле эре терлекнең органнары һәм тукымаларында, аеруча кан ясалу органнарында яман шешләр барлыкка килә. Әлеге процесс лимфоузелларны, талакны, карта, йөрәк, бөерләр һәм башка әгъзаларны зарарлый. Лейкозның берничә стадиясе бар. Беренче стадиясендә бернинди тышкы билгеләр дә күренми. Симптомнар икенче (патология) стадиядә барлыкка килә. Гематологик үзгәрешләр перефирия канында күзәтелә. Соңгы стадиядә продуктлылык һәм үрчем функцияләре какшый, малның эчке әгъзаларында функциональ хәл үзгәрә. Мөгезле эре терлек лейкозы ничек тарала? Әлеге вирус бер терлектән икенчесенә кан, сөт һәм башка зарарланган материаллар буенча бик тиз күчә. Хуҗалыкларда сәламәт һәм авыру терлекнең бергә торуы вирусның таралуына йогынты ясый. Чөнки авыру ачыкланганчы маллар бер көтүгә йөри, бозауларга зарарланган сөт эчерәләр, авыру үгезләрне файладаналар. Авыру билгеле бер стадиягә җиткәч, маллар еш чирли башлый, сыерлар кысыр кала, җитлекми туучы бозаулар саны арта, сыерларның бозау салу күзәтелә. Бозауларда ашкайнату органнары һәм тын юллары авырулары барлыкка килә. Бу вакытта инде чир бөтен көтүгә йоккан була. Моны булдырмас өчен яңа сатып алынган сыерларны 30 тәүлек эчендә булса да аерым тотарга кирәк. Бу авыру хайваннарны ачыкларга һәм көтүне сәламәт калдырырга мөмкинлек бирә. Терлек сатучылар үзләре үк малларны алдан төрле чирләрдән тикшерергә тиеш. Вирус белән зарарлану бик тиз барса да, авыру сыерлардан туган бозауларның бары 20 % ка якыны гына лейкоз белән туа. Кеше лейкозы һәм мөгезле эре терлек авыруы ничек бәйләнгән һәм мал авыруы кешегә күчәме? Кеше һәм мал лейкозы бер-берсенә бәйле түгел. Охшашлык исемдә һәм кайбер симптомнарда гына. Шулай ук терлек лейкозын китереп чыгаручы вирус белән кешенең Т-лимфотроп вирусы арасында структур һәм генетик охшашлык бар. Озак еллар галимнәр лейкозның терлектән кешегә йогу-йокмавын тикшерделәр. Күпсанлы тикшеренүләр ачыклаганча, маллардагы лейкоз авыруы кешегә йокмый. Авыру хайваннар булган хуҗалыкларда эшләүчеләр өчен зарарлану куркынычы юк, ди галимнәр. Шулай булса да, негатив шаукым булдырмау өчен, авыру сыерларның сөтен кайнамаган килеш куллану тыела. Мөгезле эре терлек лейкозын ничек ачыкларга? Мал канының серологик тикшерүләр нәтиҗәсендә әлеге вирус ачыклана. Әлеге ике метод - агар гелендә иммунодиффузия реакциясе (РИД) һәм иммунофермент анализы (ИФА). Ничек дәваларга? Әлеге авыру берничек тә даваланмый, чөнки бу чир хайван организмында бик тирәнгә китә. Гадәттә чирле малларны сугымга озаталар. Лейкоз белән авыручы сыерларның сөтен эчәргә ярыймы? Вирус 60 градус кайнарлыкта үлә, пастеризацияләү вирусны юк итә. Россия нормалары буенча, эшкәртелмәгән сөт ашау өчен кулланыла алмый, ә пастеризация 74 градуста үтә. Бу температурада вирус 18 секундта үлә. Шулай ук вирус ультрафиолет һәм ультратавыш йогынтысында да юкка чыга. Авыру сыерларның сөте түбән сыйфатлы һәм бик аз кулланыла. Фактта ул йогуртлар, сырлар һәм коры сөт ясау өчен яраксыз, чөнки анда аксым күбәя һәм коры матдәләр азая. Гадәттә эшкәртүчеләргә югары һәм беренче сортлы сөт кирәк, шуңа күрә күп кенә заводлар авыру малларның сөтен кабул итми. Әмма кайбер предприятиеләр әлеге чималны да эшкәртә. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 1999 елда кабул ителгән 359 нче санлы приказы нигезендә, мондый сөтне пастеризацияләнгәннән соң кулланырга ярый. Авыру малның итен ашарга ярыймы? Лейкоз терлекнең барлык әгъзаларын да зарарласа, мондый итне юк итәләр. Аерым лимфоузеллар һәм әгъзалар гына зарарланганда, аларны ташлыйлар, башка чимал исә, югары температурада эшкәрткәннән соң, ит ризыклары әзерләү өчен тотыла. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X