Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белмәсәң - бел: дисплазия хатын-кыз өчен нәрсәсе белән куркыныч? (ДӘВАЛАУ БУЕНЧА КИҢӘШЛӘР)

Дисплазия - гинекологка баргач, шушы диагнозны ишетсә, хатын-кыз куркып, югалып кала. Әйе, куркыр өчен сәбәп бар - чарасын күрмәсәң, ул яман чиргә әйләнеп китәргә мөмкин. Гинекологиядә бу диагноз аналык муентыгының лайлалы тышчасында күзәнәкләр төзелеше үзгәргәндә куела. Алар тыгызлана, үсә башлый, эпителийны боза... Күбрәк моның белән 25-30 яшьләр тирәсендәге хатын-кызлар җәфалана....

Чир профилактик күзәтүләр барышында гына ачыклана. Шуңа күрә һәр хатын-кыз елына бер тапкыр аналык муентыгын каратырга тиеш!

Дисплазиянең төп сәбәпләреннән берсе - хатын-кыз организмында папиллома вируслары булу. Һәркайсы түгел - ә онкологик яктан куркыныч саналган ВПЧ-16 һәм ВПЧ-18 формалары. Статистика күрсәткәнчә, мондый диагнозлы пациентларның 95-98 процентында шушы вирус табылган. Чирнең баш калкытуында башка факторларның тәэсире зур. Алар :

* гормональ үзгәрешләр (менопауза, йөклелек, авырга узмау чаралары куллану, гормонлы матдәләрдән файдалану);

* җенси тормыш белән иртә (16 яшькә кадәр) яши башлау;

* аналык муентыгын җәрәхәтләү;

* җенси юл белән күчкән инфекцияләр;

* тәмәке тарту һәм алкоголь белән мавыгулар;

* стресслар, күп дару эчүләр, хроник чирләр;

* чисталык җитенкерәмәү;

* күп тапкыр бала табу;

* бала төшертүләр;

* организмга А, С витаминнары, микроэлементлар җитмәү;

* аналык муентыгында эрозия, лейкоплакия һәм начар фон булдыручы башка чирләр.

Хатын-кызның һәр унынчысында бу чир яшертен генә уза. Ул авыр форма алганда, җенес органнары кычыта, әчеттереп тора. Якынлык кылганда авырту сизелә, җенес юлыннан күп итеп бүлендек яисә канлы бүлендек килә башлый. 1-2 дәрәҗәдәге дисплазияне участок гинекологы да дәвалый ала. Ә менә авыр формадагысын гинеколог-онколог карый. Чирне бары аның ярдәме белән генә җиңеп чыгарга мөмкин. Мондый очракта хирургларга да мөрәҗәгать итәргә туры килә, дип язалар интернет челтәре кулланучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев