Белмәсәң - бел: чәч сынса нишләргә дә, ничек ярты сәгатьтә тәртип ясарга
· Күз яшьләнүдән зәңгәр чәчәк (василек) төнәтмәсе булыша: 1 аш кашыгы чәчәккә 500мл кайнар су салып, 1 сәгать төнәтегез, суынгач сөзегез һәм күзгә компресс рәвешендә ябыгыз. Төрле үләннәр катнашмасы да кулланырга мөмкин: 1 аш кашыгы ак әнисне 1 стакан суда 20 минут кайнатыгыз да, шуңа берәр бал кашыгы бака яфрагы,...
· Чәч сына, коела башласа, чәч төбенә тоз ышкыгыз да, җылы су белән юып төшерегез. 5-6 тапкыр шулай эшләгез. Процедураны атнага 2-3 мәртәбә кабатларга кирәк. Ике атнадан чәчнең ныгыганын, сәламәтләнгәнен сизәрсез.
· Ирен тиресе корып ярылса, көнгә берничә мәртәбә кыяр согы сөртегез. Йоклар алдыннан бал сөртегез. 15 минуттан юып төшергәч, туендыручы крем кулланыгыз. 1 чәй кашыгы эремчеккә шул ук күләмдәге кишер согы кушып болгатканнан соң, 20 минутка иренгә сөртеп тору да зыян итми.
· Үзеңне ярты сәгатьтә тәртипкә китерү өчен, иң элек контраст душ керергә кирәк. Җылы су тәнне җылытса, салкыны барлык нерв күзәнәкләрен уята.
· Кәефне кара шоколад күтәрер. Аңарда бәхет гормоннары бар. Колакка массаж ясарга була. Аның өчен колакның йомшагын уарга кирәк.
· Күз төбендәге "түгәрәкләр"дән арынырга бәрәңге ярдәм итәр. Аны уыгычтан чыгарып, күз кабагына куялар. Моның өчен пакетлы чәй файдаланырга да мөмкин.
· Майланган чәчне 1:1 нисбәтендә су кушылган лимон согында чылатылган щетка белән тарасаң, ялтырап тормас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев